Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Иж-Бубыйда 503 сайлаучы тавыш бирергә тиеш. 345е алдан тавыш биргән

Россиядә РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүнең төп көнендә комиссия әгъзалары тагын алты кешенең өенә баралар.

  • Бер сайлаучы район үзәк хастаханәсендә дәвалана. Аның янына да барачакбыз, – ди Иж-Бубыйдагы 475нче участок сайлау комиссиясе әгъзасы Лилия Җәләетдинова.

Өйдә тавыш бирергә теләк белдерүчеләрнең күбесе өлкән яшьтәгеләр һәм авырулар икән. Алар алдан участок сайлау комиссиясенә телдән яки язмача хәбәр иткәннәр.

  • Гаризалар бүген дә 17 сәгатькә кадәр кабул ителә, – диләр комиссия әгъзалары.   

Өйдә тавыш биргәндә барлык иминлек чараларын да күрәләр.

Гомумән, Иж-Бубыйда 503 сайлаучы тавыш бирергә тиеш. Бүгенгә кадәр аларның 345е алдан тавыш биргән. Участокта барлык санитар таләпләр төгәл үтәлә.   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев