Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Иж-Бубыйда данлыклы сәүдәгәр Хаҗи бай йортына капка куелды

Республика ярдәме күрсәтелә

Иж-Бубый авылында данлыклы сәүдәгәр Мөхәммәтҗан бай Әхмәтҗановның тарихи йортын торгызу эшләре дәвамитә. Әлеге элекке бинаны хәтерләүчеләр дә бардыр: ул Совет чорында районда бердәнбер урта татар мәктәбе булган.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов районыбызга эшлекле визит белән килгәч тарихи Мөхәммәтҗан бай йортын төзүгә республика ярдәме күрсәтеләчәк дип белдергән иде. Президент вәгъдәсендә торды: бүгенге көндә тарихи-мәдәни мирас объектын яңарту дәвам итә. 

Шушы көннәрдә яңа капка ясап урнаштырганнар, дип фотолар белән уртаклаша Иж-Бубыйдан Раиф абый Гәрәев.

Ә бина әзер булганнан соң беренче катта мәдәни экспозиция бүлмәсе, авыл тарихы залы, икенче катта Мөхәммәтҗан Әхмәтҗановның бүлмәсе, Хәрби дан һәм актлар заллары урын алыр дип планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев