Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Иж - Бубыйда Туган тел көненә багышланган зур чара узды

6 - 9 нчы сыйныф укучылары әдәби кичәдә катнашты

Иж - Бубый авылы китапханәсендә туган телебезне саклау, буыннан - буынга җиткерү максатыннан 6 - 9 нчы сыйныф укучылары өчен "Туган телем - татар теле" исемле әдәби кичә үткәрелде. Кичә матур шигъри юллар белән башланып китте. Бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштырылды.

Укучылар белән "Ромашка" уены уйналды, чәчәк таҗларына язылган шигырьләрне бик матур, сәнгатьле итеп тәкъдим иттеләр. Халкыбызның "Кулъяулык" уены уйнатылды, көй туктап, яулык калган уенчыга җәза бирелде, мәкалләр, табышаклар әйтелде. Фәнзил А.Алишның "Куян кызы" әкиятеннән өзек тәкъдим итте.

Китапханәче Р. Вәлиевның "Туган тел" шигырен яттан сөйләде. 

Җырларның да иң татлысы синдә генә,
Уйларның да иң яктысы синдә генә.
Туган илнең, туган телнең матурлыгы
Якты илһам бирми икән кемгә генә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев