Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Иж-Бубыйда узган халык җыены “Хыял“ ансамбле чыгышлары белән башланды

Башта халык Пенсия фонды һәм социаль яклау идарәсеннән килгән белгечләргә үзләрен кызыксындырган сораулар белән мөрәҗәгать итте.

Җыен “Созвездие-Йолдызлык-2019” фестивале җиңүчеләре рәтендә булган ”Хыял” бию ансамбленең күңелле биюләре һәм 8 сыйныф укучысы Фәридә Гадршинаның “Бәхетегез ташып торсын!” дигән җыры белән башланып китте.  

Авыл җирлеге башлыгы Раиф Ваһапов ярты ел эчендә башкарылган эшләр белән таныштырды, үзара салым акчаларының нинди эшләргә тотылуын бәян итте. Җитәкче 5 октябрь көнне Иж-Бубый авылында Әгерҗе мөхтәсибәте белән берлектә Мөхлисә Бубиның тууына 150 ел тулуга багышланган конференция үтәчәген хәбәр итте. “Авылга 200дән артык дин әһеле, республика җитәкчеләре, кунаклар килү көтелә.  Аңа кадәр йорт алларыгызны чистарту, авылда оештырылган өмәләрдә актив катнашуыгызны сорар идем,” – диде Раиф Рафинатович.

Район башлыгы Валерий Макаров чыгышыннан соң  җитәкчеләр тарихи объектларны карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев