Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Яңа башлыкка теләкләрегез

25 апрель район тарихына тагын бер истәлекле көн буларак кереп калды. Бу көнне депутатлар район башлыгы итеп Валерий Макаровны сайладылар. Яңа җитәкчедән халык һәрвакыт матур үзгәрешләр өмет итә, яңалык көтә. Ә Сез яңа сайланган район башлыгыннан нәрсә көтәсез, нинди теләкләрегез бар? Гыймранов Әнвәр (Көчек): Яңа җитәкче килү белән еллар буе...

25 апрель район тарихына тагын бер истәлекле көн буларак кереп калды. Бу көнне депутатлар район башлыгы итеп Валерий Макаровны сайладылар. Яңа җитәкчедән халык һәрвакыт матур үзгәрешләр өмет итә, яңалык көтә. Ә Сез яңа сайланган район башлыгыннан нәрсә көтәсез, нинди теләкләрегез бар?

Гыймранов Әнвәр (Көчек): Яңа җитәкче килү белән еллар буе җыелган проблемаларны бер селтәнүдә генә хәл итә алмас, әлбәттә. Тылсымлы таягы юк аның. Ә шулай да без Макаровның гади халык белән бик җылы аралашуын, күп кенә проблемаларын хәл итү юлларын табуын газетадан укып беләбез. Мине генә түгел, башкаларны да борчыган бу проблеманы да хәл итү юлын бәлки табар яңа башлыгыбыз. Шимбә-якшәмбе эшләүче һәм бөтен район халкы, күрше Кече Пурга удмуртлары килә торган Әгерҗедәге олы базар бигрәк шыксыз. Әгерҗегә керү юлында ук шәһәрне ямьсезләп тора. Колагыма кемнәндер яңа җитәкче базар төзергә җыена икән дигән сүзләр кергән иде. Бу планын тизрәк тормышка ашыру юлын тапсын иде.

Гайсин Энгель (Әгерҗе): Әгерҗе тимерьюлчылар шәһәре дип мактанырга яратабыз. Ә менә шул авыр хезмәт башкаручы, күп катлы йортларда яшәүче тимерьюлчыларга, ветераннарга, пенсионерларга рәхәтләнеп парланып, юынып чыгу өчен рәтле мунча да юк бит тимерьюлчылар шәһәрендә. Адәм көлкесе, әгерҗелеләр Кече Пурга мунчасына йөриләр. Валерий Макаров һәм Әгерҗе тимерьюлчыларының җитәкчесе, үзе дә шушы шәһәрдә яшәүче Александр Лапшин шәп мунча төзү турында кайгыртсыннар иде.

Нәсимә (Әгерҗе): Сайлау алды компаниясе барган чорда башка кандидатларның ышанычлы вәкилләре Макаров турында өйдән-өйгә кереп, нинди генә пычрак атмадылар... Мин аларны капка төбеннән үк куып җибәрдем. Тел белән әллә ниләр сөйләргә була. Туган район өчен шулхәтле җан атып йөрисең икән, Татарстан җитәкчелеге ышаныч күрсәткән җитәкчегә ярдәм ит, кулыңнан эш килә икән, аның командасында бул, проблемаларны хәл итү буенча тәкъдимнәреңне әйт. Һәрвакыт тырнак астыннан кер эзләп кенә катлаулы мәсьәләләр урыннан кузгалмый бит. Сайлауда Валерий Макаровның иң күп тавыш җыюына да, район башлыгы булып сайлануына да бик сөендем. Килү белән төзи башлаган Имәнлек ял итү зонасын ясауны җәен дә дәвам итсен иде. Без кыш буе күршеләребез, оныкларыбыз белән шунда рәхәтләнеп йөрдек. Каты куллы, таләпчән, гадел, әйткән сүзендә тора торган башлык булуын телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев