Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Яңа еллар бәрәкәтле булсын!

Хөрмәтле әгерҗелеләр, районыбыз кунаклары! Балалар да, яшьләр дә, өлкәннәр дә сагынып көтеп ала торган Яңа 2013 елны каршыларга да санаулы гына көннәр калып бара. Бу көннәрдә һәркем, үтеп баручы елга йомгак ясап, киләчәккә планнар корадыр. 2012 ел минем өчен аеруча истәлекле булды. Татарстан Президенты, зур ышаныч белдереп, мине сезнең районга...

Хөрмәтле әгерҗелеләр, районыбыз кунаклары!
Балалар да, яшьләр дә, өлкәннәр дә сагынып көтеп ала торган Яңа 2013 елны каршыларга да санаулы гына көннәр калып бара. Бу көннәрдә һәркем, үтеп баручы елга йомгак ясап, киләчәккә планнар корадыр.
2012 ел минем өчен аеруча истәлекле булды. Татарстан Президенты, зур ышаныч белдереп, мине сезнең районга җитәкче итеп билгеләде. Республика җитәкчелегенең һәм район халкының бу ышанычын аклау өчен бөтен тырышлыгымны куячакмын. Ләкин ялгызым гына бернәрсә дә эшли алмыйм. Районны социаль-икътисади яктан үстерү, халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырту өчен безнең бердәм булып, яңа идеяләрне тормышка ашыруда инициатива күрсәтеп, бер-беребезгә ярдәм итеп, уртак тел табып эшләвебез кирәк. Шулай булсак кына алга куйган максатларыбызга ирешербез.
2013 елга планнарыбыз зурдан. Бигрәк тә, төзелеш тармагында зур эшләр көтә безне. Күпкатлы йортларга капиталь ремонт программасын тормышка ашырып, тагын 11 йортны төзекләндерәчәкбез. Көчек, Салагыш, Красный бор, 2нче һәм 4нче мәктәпләрдә 26,8 миллион сумлык капиталь ремонт эшләре башкарылачак. Шәһәребезнең "кирпичка" микрорайонында 560 укучыга һәм 80 нәнигә исәпләнгән кадетлар мәктәбе- бакча төзеләчәк. Гоголь урамында бассейнлы физкультура-сәламәтләндерү комплексы, ЗАГС бинасы төзи башлау көтелә. Әгерҗедә Имәнлектәге ял итү зонасын төзүгә республика казнасыннан да 4 миллион сум акча биреләчәк һәм бу зона халыкның иң яратып йөри торган урынына әверелер дип ышанам. Әгерҗедәге авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрне торак белән тәэмин итүдә дә алга китеш булачак. Моннан тыш, Ямурзада һәм Барҗы-Умгада модульле ФАП, Күләгәштә клуб төзеләчәк. Шаршадыда һәм Күләгәштә башлангыч мәктәп-бакча төзү планын тормышка ашыру юлларын да эзлибез. Район үзәк һәм Красный бор участок хастаханәләрендә, Кичкетаң амбулаториясендә капиталь ремонт ясау, сакаллы төзелешкә әйләнгән йогышлы авырулар бүлеге бинасын табибларга йорт итеп үзгәртеп кору планлаштырыла. "Чиста су" программасы буенча Тирсә һәм Көчек авылларында суүткәргечләр сузу да авыл халкының бу авыр проблемасын чишүдә ярдәм итәр.
2013 елда хезмәт пенсияләре февральдән - 6, апрельдән - 2,5, социаль пенсияләр 7,9 процентка артачак, минималь хезмәт хакы да 5205 сумга күтәреләчәк. Педагогларның хезмәт хакы быелның 1 декабреннән үк артты инде һәм аны Татарстан буенча уртача 23300 сумга җиткерү көтелә. Яңа елдан күп балалы аналарны да сөенечле хәбәр көтә: өченче һәм аннан соң туган сабыйларга ай саен яңа төр пособие түли башлаячаклар.
Елан елына менә шундый зур планнар, якты хыял-өметләр белән керәбез. Барыгызны да Яңа 2013 ел белән ихлас күңелдән котлыйм. Бу иң матур, тылсымлы бәйрәм һәрберебезгә сәламәтлек, гаиләләребезгә иминлек, татулык, бәхет алып килсен. Бердәм булып, ил-көнгә, районыбызга намус белән хезмәт итсәк, максат-хыялларыбызның тормышка ашачагына ышанам.Төкле аягың, бәрәкәтең белән кил, Яңа ел!
Олы ихтирам белән
район башкарма комитеты җитәкчесе
Валерий Макаров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев