Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Юллар киңәйтелә

Бу көннәрдә Әгерҗе-Красный бор трассасы буйлап машинада узучылар Иж-Бубый тирәсендәге юлда бик күп юл төзекләндерүче техника булуына, юлчыларның инде иртәнге сәгатьләрдә үк төзекләнедерү эшләре алып баруына игътибар итми калмыйлардыр. Күңелдә: "Бу эшләр озакка сузылырмы икән?" дигән сорау да туа. Без әлеге сорауны "Брус" ширкәте филиалы прорабы Юрий ЖАБИНга юлладык: -...

Бу көннәрдә Әгерҗе-Красный бор трассасы буйлап машинада узучылар Иж-Бубый тирәсендәге юлда бик күп юл төзекләндерүче техника булуына, юлчыларның инде иртәнге сәгатьләрдә үк төзекләнедерү эшләре алып баруына игътибар итми калмыйлардыр. Күңелдә: "Бу эшләр озакка сузылырмы икән?" дигән сорау да туа. Без әлеге сорауны "Брус" ширкәте филиалы прорабы Юрий ЖАБИНга юлладык:
- Проект буенча юлны капиталь төзекләндерү эшләре Әгерҗедән алып Иж-Бәйкикә кадәр 10 чакрым арада башкарылырга тиеш. Әлегә шуның 5 километрында капиталь төзекләндерү эшләре алып барабыз. Юлның киңлеге 7 метрга җитмәгән урыннарны шуңа җиткереп ремонтлыйбыз. Моның белән бергә, безнең алда ун чакрым арада урнашкан унбер күпернең өчесен алыштыру бурычы да тора. Ә менә калганнарына "ревизия" ясыйбыз.
Проект әзер булу белән, параллель рәвештә Әгерҗенең К.Маркс урамын капиталь төзекләндерү буенча да эш башлап җибәрергә планлаштырабыз, - дип җавап бирде Юрий Владимирович.
Юлдагы ремонт эшләренең шоферларга уңайсызлык тудыруы сер түгел. Тик сабыр булыйк: юллар безнең өчен төзекләнедерелә бит. Әик тиздән тигез һәм киң юллардан җилдерәчәкбез.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев