Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Кадрәктә – өй туе

Кадрәк үзәгендә төзелгән фельдшерлык-акушерлык пункты ачылу белән авыл халкын тәбрикләргә килгән район башлыгы Фәрит Габбасовка тантана башланганчы ук мари апа-әбиләре рәхмәтләрен әйтергә ашыктылар: "Гомер күрмәгәнне күрсәттегез бит Сез безгә. Менә дигән юлыбыз бар. Күңел ачу өчен клубыбызны ремонтлаттыгыз. Инде менә медпунктыбыз да булды. Бик тиздән яхшы сыйфатлы суыбыз да булачак,...

Кадрәк үзәгендә төзелгән фельдшерлык-акушерлык пункты ачылу белән авыл халкын тәбрикләргә килгән район башлыгы Фәрит Габбасовка тантана башланганчы ук мари апа-әбиләре рәхмәтләрен әйтергә ашыктылар: "Гомер күрмәгәнне күрсәттегез бит Сез безгә. Менә дигән юлыбыз бар. Күңел ачу өчен клубыбызны ремонтлаттыгыз. Инде менә медпунктыбыз да булды. Бик тиздән яхшы сыйфатлы суыбыз да булачак, диләр. Болар төшкә дә керми иде бит безнең", - диделәр өлкәннәр бер-берсен бүлә-бүлә.
Әйе, Кадрәк халкының кәефе шәп иде ул көнне. Бигрәк тә гомер буе тузган, бернинди шартлары булмаган агач биналарда халык сәламәтлеге сагында торган медицина ветераннарының, 20 ел инде алар эшен уңышлы дәвам итүче ФАП мөдире Дина Павлова белән санитарка Ольга Якарованың шатлыгы зур. 40 елга якын авылдашларына медицина хезмәте күрсәткән Зоя Афанасьевнаның яңа бинаны ачу тантанасына килгәч, күңелендә бик күп хатирәләр яңарды. "Санитаркалар иртәнге өчтә килеп мичкә яксалар да тузган бинада җылы тормый, халыкны салкын бүлмәләрдә кабул итә идек. Даруларга Красный бор хастаханәсенә пычрак юлларны ерып, җәяү йә атта, еш кына "попутка"да йөрдек. Хатыннарны өй шартларында бәбиләткән чаклар да күп булды. Елына 20-30шар сабый туа иде. Авыруларны трактор арбасында йә чанасында төн урталарында хастаханәгә озата барулар, юлларда батып ятулар дисеңме... Авыл фельдшерының башыннан кичкәннәрне язсаң, бер роман булыр иде", - дип хатирәләр дөньясына чумды ветеран.
Кадрәклеләрнең шатлыкларын уртаклашырга килүчеләр күп иде бу көнне. "2002 елда район җитәкчесе булып эшли башлагач, авылыгызга килеп борчылып киткән идем. Шундый тырыш, уңган мари халкының яшәү шартларын бераз гына булса да яхшыртырга кирәк дигән максат куйдым һәм менә әкренләп шуңа ирешәбез дә. Татарстан авылларында сәламәтлек саклау учреждениеләре төзү буенча махсус программа кабул ителгәч, иң беренче ФАПның сездә төзелүе дә очраклы гына түгел. Бу бәхет нәкъ менә сезгә елмайды", - диде Фәрит Гарифович.
Авыл башлыгы Михаил Васильев Кадрәкнең проблемаларын хәл итүдә һәрчак ярдәм итеп торучы район җитәкчесенә, сигез ай эчендә бу бинаны төзеп чыккан Әгерҗе эшмәкәре Марат Вәлиуллин командасына, районыбыз мариларының якын киңәшчесенә һәм дустына әверелгән, хәтта үзешчән композитор Гафият Нигъмәтуллин белән бергәләп Кадрәкнең гимнын иҗат иткән район башлыгы киңәшчесе Ромель Мәннаповка, баш табиб Андрей Шубинга авылдашларының олы рәхмәтен җиткерде. Ә Марат Әнвәрович ФАПны төзүдә аеруча зур тырышлык куйган СМУ җитәкчесе, Татарстанның атказанган төзүчесе Наил Хәкимов, бригадирлар Валик Габрилиян, Степанян кебек осталарга рәхмәтен белдерә.
Бу шатлыклы көнне Әгерҗе янгын сүндерү бүлеге начальнигы Рәшид Мастикаев кадрәклеләргә тагын бер зур бүләк ясады.Ул ремонттан гына чыккан янгын сүндерү машинасы алып килгән иде. "Авылга бик тә кирәкле бу техниканы күз карасы кебек саклагыз. Бу машина өчен хәзер гараж төзү бурычы тора", - диде Рәшид Сәедович.
Яңа төзелгән бинаның мәйданы зур булу сәбәпле, бирегә авыл җирлеге Советын да күчергәннәр. Халык өчен бик тә кирәкле ике учреждениенең бер түбә астында булуы аеруча уңайлы. Доктор Айболит бинаның символик ачкычын район үзәк хастаханәсе баш табибы Андрей Шубинга тапшыргач, тантанага килүчеләр һәр кабинетны зур кызыксыну белән карап чыктылар. Бигрәк тә медицина ветераннары Евгения Ишманова, Зоя Якарова, санитарка булып эшләгән Александра Есимова, Елизавета Миляева заманча җиһазланган, якты, иркен фельдшер, процедура, акушерлык кабинетларын бик авыр шартларда үзләре эшләгән чаклары белән чагыштырып, таң калып йөрделәр.
"Авылыбыз турында район җитәкчелеге тарафыннан мондый кайгыртучанлык булганда Кадрәк яши әле. Ә уңай шартлар булганда без, өлкәннәрнең дә, бик яшисе килә...", - диде саубуллашканда авылның аксакалы Михаил Якаров.
Рәмзия Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев