Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Кадыбаш авылында Хәтер тактасы ачылды

Хәтер тактасында барлыгы 800дән артык кешенең исеме урын алган

Бөек Җиңү бәйрәме көнендә Кадыбаш авылында истәлекле вакыйга булды. Биредә тыл хезмәтчәннәренә багышланган Хәтер тактасы ачылды. 
Сугышта катнашкан, яу кырында башларын салган, туган якларга исән-сау кайткан батыр якташларыбыз хөрмәтенә Хәтер такталары һәр шәһәр-авылда бар. Ә менә тыл хезмәтчәннәренә атап ясалганнары бик сирәк.  

–    Элеккеге авыл җирлеге башлыгы, район Советы депутаты Илфат Рамазанов депутатлар утырышында дәһшәтле сугыш чорында тылда җиңүне якынайту өчен көнне-төнгә ялгап хезмәт куйган авылдашларыбызның исемнәрен мәңгеләштерү тәкъдиме белән чыккач, без хуплап каршы алдык. Узган елгы үзара салым акчаларының бер өлешен әлеге эшкә тотарга планлаштырдык, – ди авыл җирлеге башлыгы Хәлил Закиров. 

Хәтер тактасында барлыгы 800дән артык кешенең исеме урын алган. Алар – әлеге җирлеккә караган Кадыбаш, Касай, Яңа Эсләк, Татарстан, Алга, Атнагул авылларында гомер кичергән ветераннар. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев