Кадыбаш җирлеге волонтерлары ил иминлеге сагында торучы якташларга ярдәм итәләр
Анда Кадыбаш, Касай авыллары активистлары – барлыгы утызлап кеше катнаша
Кадыбаш мәдәният йортында “Ярдәм янәшә” волонтерлык берләшмәсе активистлары махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар ярдәмне әзерлиләр.
23 февраль – Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Кадыбаш һәм Касай авыллары клубларында куелган хәйрия концертыннан кергән, җирлек халкының ярдәме белән җыелган акчага кирәк-яраклар алып маскировка челтәрләре үрәләр.
Анда Кадыбаш, Касай авыллары активистлары – барлыгы утызлап кеше катнаша. Мәктәп укытучылары һәм укучылары да игелекле эштән читтә калмыйлар. Уртак тырышлык белән өченче челтәрне үрә башлаганнар.
Кадыбаш җирлеге халкы ил иминлеге сагында торучы якташларга һәрдаим ярдәм итә. Оекбашлар, мунчалалар бәйлиләр, башка кирәк-яраклар әзерлиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев