Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Кадыбаш җирлеге халкы махсус хәрби операция зонасындагы якташларга һәрдаим ярдәм күрсәтә

Җыенда Әгерҗе районы башлыгы Ленар Нургаянов, ТРның Сатып алулар буенча дәүләт комитеты рәисе Марат Зыятдинов катнаштылар

Кадыбаш авыл җирлегенең 2025 елгы эшенә йомгак ясау җыенында авыл җирлеге башлыгы Хәлил Закиров шулай диде.

Кадыбашта 2024 елда республика программасы буенча заманча капиталь төзекләндерелгән мәдәният йорты халык белән тулы иде. Авыл халкы әлеге мәдәният учагы өчен республика, район җитәкчеләренә тирән рәхмәтен җиткерде. Матур, якты клубта бер-бер артлы бәйрәм чаралары узып кына тора. Бу көнне дә авыл үзешчәннәре концерт тәкъдим иттеләр. Ә күптән түгел якташлары Венера Хәйретдинованың зур ярдәме белән дөнья күргән “Туган авылым Касай” исемле китапны тәкъдим итү чарасы узды. Гомумән, җыенда әлеге игелекле ханымга рәхмәт сүзләре күп яңгырады.

– Мондый олы йөрәкле якташлар булу – олы бәхет, – диде Ленар Фәрид улы да.

Җирлек халкы махсус хәрби операция зонасындагы якташларга да зур ярдәм күрсәтә. Узган ел “Ярдәм янәшә” акциясенә кушылып өмә уздырганнар, 8 маскировка челтәре үргәннәр. Авыл халкы, читтә яшәүче якташларының ярдәме белән җыелган акчага кирәк-яраклар алганнар. 

Җыенда “Ярдәм янәшә” волонтерлык берләшмәсе җитәкчесе Фәридә Каюмова район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Махсус хәрби операциядәге ир-егетләрнең якыннарына бүләкләр тапшырылды. Җирлек тормышында актив катнашучы Әсфия Ситдыйкова һәм Нурия Нәбиуллина авыл җирлеге башлыгының Рәхмәт хатына лаек булдылар. 

Хәлил Локман улы ел дәвамында башкарылган эшләргә тукталды. Башка җирлекләргә дә үрнәк гамәл – биредә узган ел үзара салым акчасына Әфган бәрелешләрендә катнашкан авылдашларының өйләренә истәлек такталары куйганнар.

Быел республика программасы буенча баганалардагы утларны алыштыру буенча эш башкарылачак. 

Борчыган проблемалары да бар: ул – почта элемтәсе бүлекчәсе. Коммуналь хезмәтләргә түләү өчен Кадыбаш, Девятерня җирлекләрендә мөмкинлек юк. Ленар Фәрид улы әлеге проблеманы контрольгә алачагын әйтте.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев