Кадыбаш мәктәбе территориясе чәчәкләргә күмелгән
Бакчада коллектив бердәм булып эшли
Җәйге ял булуга карамастан, Фәния Рәшитова җитәкчелегендәге Кадыбаш мәктәбе коллективы мәктәп яны бакчасында бердәм булып хезмәт куя.
Биредә күптөрле чәчәкләр үсә! Узган ел мәктәпләр арасында “Иң матур территория” номинациясендә җиңү яулаган белем бирү йорты быел да зур тырышлык белән яңа уку елына әзерләнә. 1 сентябрьдә укучылар, укытучылар һәм әти-әниләрне аллы-гөлле чәчәкләр белән генә түгел, яңа композицияләр дә каршы алачак.
125 еллык тарихы булган мәктәп бакчасында 20 төргә якын күпьеллык, 30га якын берьеллык чәчәк бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев