Кадыбашта узган халык җыенында бер төркем ата-аналарны хөрмәтләделәр
Аларны җитәкчеләр котладылар
Кадыбашта узган халык җыенында бер төркем актив ата-аналарга Кадыбаш мәктәбе җитәкчелегенең Рәхмәт хатлары тапшырылды. Менә алар: Ләйлә Абдуллина, Алсу Саликова, Ләйсән-Илшат Ситдыйковлар, Резеда Бәшәрова, Резеда-Илдус Әхмәтҗановлар, Ләйсән-Тәлгать Муллахмәтовлар, Фәридә-Фәрит Каюмовлар, Шамил-Гүзәл Закировлар, Гөлчәчәк-Рафил Рамазановлар. Аларны район башлыгы Ленар Нургаянов, район мәграиф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина, Кадыбаш мәктәбе директоры Фәния Рәшитова котладылар.
Уку-укыту өлкәсендәге уңышлары өчен Фәния Харис кызы җитәкчелегендәге Кадыбаш мәктәбе коллективы да район мәгариф идарәсенең Рәхмәт хатына лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев