Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Калага – авыл нигъмәтләре

Узган шимбәдә Әгерҗедә көзге ярминкә старт алды. Иртәнге сәгатьләрдә үк шәһәр халкы кем машинада, ялгыз әби-бабайлар арбаларын тартып шәһәр үзәгенә ярминкәгә агылды. Биредәге көзге муллыктан кышка запас туплап калдырырга мөмкин иде. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе тырышлыгы белән оештырылган ярминкәдә бәрәңгене - 6-8, кәбестәне - 8, кишер-чөгендерне - 12,...

Узган шимбәдә Әгерҗедә көзге ярминкә старт алды. Иртәнге сәгатьләрдә үк шәһәр халкы кем машинада, ялгыз әби-бабайлар арбаларын тартып шәһәр үзәгенә ярминкәгә агылды. Биредәге көзге муллыктан кышка запас туплап калдырырга мөмкин иде.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе тырышлыгы белән оештырылган ярминкәдә бәрәңгене - 6-8, кәбестәне - 8, кишер-чөгендерне - 12, суганны - 11, сарымсакны - 100, бодай, фуражны - 7, солыны - 5, арпаны - 6, сыер итен - 220-230, дуңгыз итен - 170-190, 3 литрлы банкадагы балны 1000 сумга сатып алырга була иде. Иң күп товарны "Агрохимсервис" предприятиесе хезмәтчәннәре алып килгән. Матур итеп бизәлгән машиналар сатып алучыны әллә кайдан үзенә дәшеп тора. Бәрәңге, яшелчәне үзләрендә үстермәсәләр дә, күрше Иске Монья удмуртлары җитештергән продукцияләре базардагыдан арзанрак иде. Ашлыкларын да бик тиз алып бетерделәр. "Бодай, фураж, арпа, солы, тирес, кара балчык кирәк кешеләр шунда ук заявка бирә алалар. Өйләренә үк китереп бирәчәкбез", - ди предприятие җитәкчесе Адил Латыйпов.
Әнә, райпо сатучылары янында да халык күп җыелган. "Суганнары бик әйбәт, бәясе дә 11 сум гына. 100 сумга сарымсак та алдым әле", - дип 86 яшьлек Миңнегөл әби Садыйкова капчыктан суган тутыра иде. Сарымсакның бик эресе кирәк икән, әнә, рәттән генә Кичкетаңнан Рәйсә ханым Шәйморатова янына рәхим ит. "Чистайдагы киявебез тәкъдиме белән 4 ел элек бәрәңге бакчасында сарымсакны күпләп үстерә башлаган идек. Мәшәкатьле булса да, файдасын күрәбез", - ди ул.
Пеләмештән агрофирма бүлекчәсенең абруйлы җитәкчесе, танылган спортчы Эдуард Михайлов - умартачы буларак та танылган шәхес. Аның өстәлендә балның һәм бал продукциясенең ниндиләре генә юк иде?!
Быелгы ярминкәнең сюрпризы Үтәгән җирлегендә карп балыгы үрчетә башлаган Камаловлардан булгандыр, мөгаен. Кызганычка каршы, балыкчы егетләр бу көнне шәһәр халкын ымсындырып кына калдырдылар. Әллә үтә, әллә юк дип нибары 150 кг гына карп алып килгән булганнар. Ә балыкны чират торып, күз ачып йомганчы алып бетерделәр. "Киләсе ярминкәгә кадәр түзегез инде, күпләп алып килербез", - диделәр Камаловлар.
Ит белән сатучыларның күбесе гаилә фермалары хуҗалары, фермерлар иде. ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярминкәләрдә сыер итен 220-230 сумнан сатарга тәкъдим итсә дә, сатып алучылар арасында кыйммәт дип ризасызлык белдерүчеләр булды. Әмма төптән уйлап карасаң, бер дә кыйммәт түгел. Мал асраган кеше үзе генә белә терлек асрауның нинди авыр хезмәт икәнен һәм итнең күпмегә төшкәнен.
Дуңгыз итен 170 сумга сатучы агрофирмага халык рәхмәт кенә укыды. "3-4 айга җитәрлек дуңгыз ите, суган, кишер алдым. Бу ярминкәне оештырган авыл халкына мең рәхмәт", - диде Степан дәдәй Николаев, аллы-артлы аскан сумкасы көч-хәл белән күтәреп.
Салагыштан эшмәкәр Мөхәммәдиевларның йодрык кадәрле бәрәңгесен дә, 3 литрлы маринадлаган ак гөмбәсен дә халык яратып алды. Яңа Бәзәкәдән Ямалиевлар бәрәңгене бигрәк арзан бәягә - 6 сумга гына саттылар. Иж-Бубыйдан Трейдиннар кәбестәнең уннан артык сортын тәкъдим иттеләр. Шаршадыдан Садриевлар гөмбәнең ниндиләрен генә алып килмәгәннәр иде...
Район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров та ярминкәне карарга чыккан иде.Ул бәяләр белән дә танышты, сатучылар һәм сатып алучылар белән дә сөйләште. Яңа җитәкчегә кимчелекләр дә күренми калмады, әлбәттә. Мәсәлән, кайбер сатучыларның кемлеген, кайдан килгәнлеген дә белеп булмый, бернинди язулары юк. Халыкка сәүдә хезмәте күрсәткәч, сату итүченең махсус киеме, гадәттә, ак халаты булырга тиеш. Бу таләп тә күпләрдә үтәлми. Аннан соң, Казан, Чаллы ярминкәләрен телевизордан күреп торасыздыр, сәүдә рәтләре көзге муллык, урман байлыклары, чәчәкләр, сары яфраклар белән матур итеп бизәлгән була. Безнекеләргә дә шушы матур үрнәккә иярергә вакыттыр инде.
Хөрмәтле әгерҗелеләр, көзге ярминкәләр дәвам итә. 29 сентябрь иртәсендә дә сезне Өлкәннәр көненә багышланган ярминкәгә чакырабыз.
Рәмзия Зарипова
.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев