Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Кама елгасында балыкчылар фестивале узды

Салкын һәм җилле көн дә куркытмады

“Балыкчыны бернинди һава торышы да куркытмый. Чатнама салкында да, ачы җилдә дә ул кармагын алып елга буена бара”, диюләре хак икән. Кояшлы, әмма салкынлыгы үзәккә үтә торган якшәмбе көнендә Салагыш авылы яныннан агучы Кама елгасында оештырылган балыкчылар фестиваленә иң чыдам, иң түзем ир-егетләр җыелды.

Әлеге чара безнең районда икенче тапкыр узды. Район башлыгы Азат Вәлиев балыкчыларга иң изге теләкләрен җиткерде. Бу юлы катнашучылар саны бик күп булмаса да, аларның географиясе киң иде. Районыбыздан гына түгел, Сарапул, Ижау, Казан, Екатеринбургтан ук һәвәскәр балыкчылар фестивальгә дип махсус килгәннәр. ТР Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев: “Узган ел бик ошаган иде, шуңа быел да табигать кочагында уза торган әлеге мавыктыргыч чарадан читтә кала алмадым”, – диде.

Әгерҗедән Фирдәвес Борһанетдинов фестивальгә гаиләсе белән килүнең матур традициягә әйләнүен әйтте. Аларның 2нче мәктәпнең 2 сыйныфында укучы уллары Әмир “Иң яшь балык каптыручы” исеменә дә лаек булды.

Бу юлы да катнашучылар “Иң зур балык” һәм “Иң күп балык каптыручы” номинацияләрендә сыналдылар. Иң зур балык Ямурзадан Нияз Муллахмәтовныкы булды. 1,5 килолы судакны 13,5 метр тирәнлектән каптырды ул. Ә фестивальдән иң күп балык белән кайтып китүче – Фирдәвес Борһанетдинов. Аның кармагына биш балык эләкте.

– Җилле көндә бу кадәр балык каптыра алу – зур уңыш ул, – дип елмайдылар балыкчылар.

Иң-иңнәр Азат Рөстәм улы кулыннан балыкчылар өчен бик тә мөһим булган кирәк-яраклар алдылар. Аннан соң җыелышып Салагыш авылы уңганнары әзерләгән тәмле шулпа һәм пылау белән сыйландылар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев