Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Каникул көннәрендә ашыгыч ярдәм бригадаларының кизү торуы көчәйтелде

31 декабрьдән 8 январьга кадәр аралыкта алар 348 чакыруга чыктылар

Яңа ел яллары артта калды. Аларның беренче яртысында һава торышы йомшак торса, икенчесе аномаль салкыннары белән истә калды. Озын яллар тагын кай ягы белән үзенчәлекле булды? Традиция буенча, бу хакта төрле хезмәт вәкилләре белән бергәләп йомгак ясыйбыз.

Гөлфия СИМАКОВА, ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлекчәсе өлкән фельдшеры:

– Башка елларда кебек үк, каникул көннәрендә ашыгыч ярдәм бригадаларының кизү торуы көчәйтелде. Өч бригада эшләде: икесе – Әгерҗедә, берсе Красный бор участок хастаханәсендә. 31 декабрьдән 8 январьга кадәр аралыкта алар 348 чакыруга чыктылар (чагыштыру өчен: узган ел Яңа ел каникулында 388 чакыру теркәлгән). Нигездә, югары температуралы балалар һәм зурлар янына чакырулар булды. Шулай ук кан басымы күтәрелгән өлкәннәр янына да чыгарга туры килде.

Аномаль салкыннарга карамастан, туңу очраклары теркәлмәде. Шулай да Яңа елга кадәр районда бер очракка чыгарга туры килгән иде. Анысы – авыл урамында табылган, аракы эчеп исерү билгеләре булган хатын-кыз белән бәйле чакыру. 

Аракы эчеп агулану белән бәйле мөрәҗәгатьләр булмады. Тюбингта, чанада шуган вакытта җәрәхәтләр алу теркәлмәде. Ә көндәлек тормышта җәрәхәт алу очраклары булып тора.

Саннардан күренгәнчә, алар гадәти күләмнән артмаган. Юл-транспорт һәлакәтенә чакырулар да булмады. Яңа елда һәркемгә сәламәтлек телисе килә. Ашыгыч ярдәм бригадалары өчен ел да әнә шулай чагыштырмача тыныч узса иде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев