Кара каргалар 11 мартка кадәр кайтты. Ә бу – язның иртә килүенә ишарә
Кичкетаңнан авыл хуҗалыгы тармагы ветераны, күп еллар һава торышына бәйле көндәлекләр алып барган Ромель МӘННАПОВ белән элемтәгә кереп, быел язның ничек килүен фаразлап була дип сорадык.
– Безнең якларда кара каргалар 11 мартка кадәр киләләр икән, бу язның иртә килүен аңлата. 20сеннән соңга калсалар, язның соңаруын көтегез. Быел көтәсе булмас, кара каргалар күпләп 9 мартта ук килделәр, – ди Ромель әфәнде.
Ул язны 1979 елның язына охшап килер дип уйлаган. Ул вакытта кар бу кадәр күп булмаса да, су җиргә сеңмәгән, су баскан урыннар да шактый булган.
– Ә быел әлегә температура төнлә минус, көндез плюс. Хәзергә су басу куркынычы юк, – ди Ромель Зөфәр улы.
Ул көндәлегеннән 1969 елның 19 мартында язганнарны да укып күрсәтте.
“Иртәнге сәгать җиделәр тирәсендә кар ява иде. Ул сәгать 9да туктады. Наил белән мәктәпкә барганчы кар көрәдек. Малайлар чаңгыда йөриләр иде”, – дип язган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев