Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Казанның лицей – инженер үзәге директоры нәсел тамырларын эзләп Әгерҗегә кайтты

Якташыбыз Венера Хәйретдинова беренче тапкыр әтисенең туган ягында

Казан шәһәренең лицей – инженер үзәгендә 34 ел директор булып эшләүче Венера ХӘЙРЕТДИНОВА, әтисе Кәшфи Җаппаровның тамырларын эзләп, тәүге тапкыр аның туган авылы Касайга кайтты.

– Әтием исән чагында эш, гаилә, башка мәшәкатьләр белән ел арты ел узып, нәселебез белән бөтенләй кызыксынмадык диярлек. Олыгайган саен үзеңнең тамырларыңны беләсе килә икән. Менә шул кызыксыну алып кайтты да инде мине бабам, әтиемнәрнең туган ягына, – диде Венера Кәшфи кызы. 

Кәшфи, сугыштан соң туган авылыннан чыгып китеп, аннан соң бу якларга бик сирәк кенә кайтса да авыл аксакаллары аны хәтерлиләр әле. Мәсәлән, 94 яшьлек Минһаҗетдин бабай Шәрәфиев үзе белгәннәрне улы Ринатка сөйләгән. Ә Ринат абый, үз чиратында, аны Венера ханымга җиткерде. 

–    1929 елда Касайда туган өч малай Кәшфи, Минһаҗетдин һәм Сәет күршеләрдә генә яшәгәннәр. Балачактан аерылмас дуслар булганнар, – диде Ринат абый. 

Минһаҗетдин абый гомере буе туган авылында гомер кичерә. Әти-әниләре нигезендә йорт сала. Сәет күптәннән вафат. Кәшфиләр нигезе дә юк инде. Анда Кадыбаш мәктәбе укытучысы Альбина Гыйззәтуллина йорты урнашкан. Авыл тарихына битараф булмаган Альбина ханым, укучылар белән берлектә Җаппаровлар нәселе буенча эзләнү эшләре алып барып, республика күләмендә фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашканнар. 

...Кәшфинең бабасы Яппар 1873 елларда ук Исәнбай якларыннан Касай авылына мулла итеп чакырыла. 24 яшендә указлы мулла була. Яппар әлеге авылда төпләнә. Аның улы Нургаян – Кәшфинең әтисе. 1941 елда Нургаян сугышка китә. Хатыны дүрт бала белән кала. Бу вакытта Кәшфигә 12 яшь була.

–    Бик авыр тормышта яшәгәннәр алар. Ачлык-ялангачлык үзәкләренә үткән. Бабай яу кырында хәбәрсез югалган, – дип сөйли Венера ханым. 

Сугыштан соң алар гаиләләре белән Сарапулга күченеп китәләр. Нинди генә авырлыклар күрүләренә карамастан, белемгә омтылышлары көчле булган. Дүрт бертуган да югары белем алган. Кәшфи Нургаян улы күп еллар Удмуртиядә, Тамбовта инженер-уйлап табучы булып эшләгән. Гомеренең соңгы елларын Казанда  – кызы Венера янәшәсендә уздырган. Берничә ел элек вафат булган. 

–    Элек әти бик еш Казанга кунакка бара иде. Кәшфи абый белән очрашып, үткәннәр турында сөйләшкәннәрен беләм, – ди Ринат абый. 

Венера ханым, узган җәйдә Калуга өлкәсенә барып, туганнар каберлегенә җирләнгән бабасы Нургаянның да исемен табуга ирешә. 

Касай авылында да Венера Кәшфи кызы әти-бабасының эзләре буйлап йөрде. Чишмә буена төште, зиратта булды, авыл урамы буйлап узды... Кадыбашта сугышта катнашучылар хөрмәтенә куелган Хәтер тактасыннан батыр туганнарының исемнәрен барлады...

Бу көнне Венера ханым Кадыбаш авыл җирлеге башлыгы Хәлил Закиров, авылның элеккеге башлыгы Илфат Рамазанов белән дә очрашты. Соңыннан мәктәпкә барып укытучылар, укучылар белән әңгәмә корды. Районда иң көчле белем бирү йортларының берсе булган Кадыбаш мәктәбенең уңышлары белән танышты, үзләренең лицей эшчәнлеге турында сөйләде. Очрашу ахырында мәктәп коллективын лицейга кунакка чакырды. 

–    Мин әтиемнең туган ягыннан бик җылы хисләр белән китәм. Бу соңгы кайтуым булмас дип уйлыйм. Мине алда зур эзләнү эшләре көтә, – диде Казан кунагы саубуллашканда. 

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА
Казан кунагы Венера Хәйретдинова сугышта хәбәрсез югалган бабасы Нургаянның портретын күрсәтә. / М.Ягъфәрова фотосы
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев