Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Көчек авылының “Сүнмәс дәрт“ ансамбле “Төп йорт“ республика бәйгесендә катнашты

Көчек Мәдәният йорты каршында Наил Таҗиев җитәкчелегендә эшләүче "Сүнмәс дәрт" ансамбле, Питрәч районында узган "Төп йорт" республика бәйге-фестивалендә катнашып, "Фольклор" номинациясендә беренче урын алды. - Быел әлеге ансамбль район күләмендә узган "Мәдәни салават күпере" фестивалендә "Төплекәй" бәйрәмен күрсәтеп абсолют җиңүче булган иде. Республикада "Төп йорт" бәйгесе игълан ителгәч, анда катнашу...

Көчек Мәдәният йорты каршында Наил Таҗиев җитәкчелегендә эшләүче "Сүнмәс дәрт" ансамбле, Питрәч районында узган "Төп йорт" республика бәйге-фестивалендә катнашып, "Фольклор" номинациясендә беренче урын алды.

- Быел әлеге ансамбль район күләмендә узган "Мәдәни салават күпере" фестивалендә "Төплекәй" бәйрәмен күрсәтеп абсолют җиңүче булган иде. Республикада "Төп йорт" бәйгесе игълан ителгәч, анда катнашу өчен әлеге ансамбльне тәкъдим иттек, - ди район мәдәният бүлеге методисты Ләйсән Тимуршина.

Башта үзешчәннәр Тукай районында узган беренче турда катнашалар. Бәйгенең төп үзенчәлеге - гаиләләрдә борынгыдан сакланган традицияләрне, йолаларны күрсәтү. Районыбыз үзешчәннәре бу юлы да угыз сөтеннән төплекәй пешерү йоласын тәкъдим итәләр. Беренче турда катнашкан 84 гаиләнең 34е финалга уза. Алар арасында "Сүнмәс дәрт" ансамбле дә була. 25 ноябрьдә районыбыз үзешчәннәре республиканың иң оста, сәләтле гаиләләре белән Питрәчтә финалда очрашалар һәм аларның 23ен гала-концертта катнашу өчен сайлап алалар. "Фольклор", "Музыка коралларында уйнау", "Вокал", "Хореография" һәм башка юнәлешләр буенча чыгыш ясаган коллективлар арасында Көчек авылы ансамбле "Фольклор" номинациясендә беренче урын яулый һәм акчалата премия белән бүләкләнә.

- Әлеге фестивальдә катнашу өчен җан-фәрманга тырышкан, вакыт белән исәпләшми репетицияләргә йөргән, чыгышыбыз матур, бай, үзенчәлекле булсын өчен тырышкан һәркемгә зур рәхмәт! Бигрәк тә пенсионерларыбыз Гөлшат Камалиева, Рәхилә Гарифуллина, Мөслимә Минһаҗева, Зәмфирә Талипова, Зөлфия Фәйзуллинага, авылыбызның сәхнә өчен яратылган уңган-булган ханымнарына, мәктәп укучыларына олы рәхмәтемне белдерәм, - ди Көчек Мәдәният йорты мөдире Наил Таҗиев.

Күпьеллык тәнәфестән соң янә яңартылган бәйгедә катнашкан авыл үзешчәннәренә иҗат уңышлары һәм киләчәктә дә матур җиңүләр телибез.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев