Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Кәефең ничек, райондаш?

Райондашларның кәефләре ничек икән, шул турыда белештек.

Резидә ГАЛЛӘМОВА,

Салагыш авылы:

  • Күптән түгел кулыма бик файдалы китап килеп керде. “Байлар“ дип атала ул. 914 битле әлеге китапта архив материалларының күчермәсе тупланган. Аны туплаучылар – нәселләре белән кызыксынучылар. Районыбызның Тирсә, Исәнбай, Ямурза, Салагыш, Барҗы, Кичкетаң һәм башка авыл кешеләре турында бик күп мәгълүматлар бар анда. Без дә кулдан-кулга йөртеп, бик кызыксынып  укыйбыз әлеге китапны. Бабам, аның әтисе, туганнары турында кызыклы мәгълүматлар таптык. Хәзер оныгым Нурия белән нәсел шәҗәрәсен киңәйтеп төзү белән шөгыльләнәбез.

 

Евгения МУЛЛАХМӘТОВА,

Әгерҗе шәһәре:

  • Минем улым Илнар 4 яшеннән хоккей секциясенә йөри. Күптән түгел аның тормышында бик тә истәлекле вакыйга булды. Илнарны һәм аның яшьтәшләрен тантаналы төстә хоккейчылар сафына кабул иттеләр. Бу чара алдыннан ул сөенеч һәм дулкынланудан озак йокыга китә алмады хәтта. Тантанада аларга “Спутник“ хоккей клубы значогын һәм “бәхет “ алкасы бирделәр.

Әлеге значокны улым мәктәп формасына тагып куйды. Балаларыбызның спорт ягыннан үсешенә зур хезмәт куйганнары өчен без – ата-аналар Илшат Гайнетдиновка, боз сарае җитәкчеләренә, тренер Евгений Грошевка бик рәхмәтле. Районда хоккейга зур игътибар булуына да шатланабыз.

 

Мөнҗибә МӘРДИЕВА,

Барҗы-Умга авылы:

  • Безнең Барҗы-Умга гомер-гомергә борынгы йолаларны саклап яши. Шул йолаларның берсе – угыз төплекәе пешереп авыл халкын да авыз иттерү. Авылдашларыбыз Алсу–Раил Дәүләтшиннар икенче сыерлары бозаулау сөенеченнән угыз төплекәе белән бөтен авылдашларны сыйладылар. Аны пешерергә Алсуга кызлары Айсылу, Таңсылу, әнисе Суфия һәм аның килене Гөлүзә дә булышкан.

Барлык авылдашларны сыйларга ике чиләк эремчек, шуның кадәр үк сөт һәм он, кырык йомырка, ике кило сыер мае кирәк булды, диделәр.

Тәмле ризыкны кайнар килеш өйдән-өйгә өләшеп тә йөрделәр алар.

Йолаларны саклап, авылдашларны сыйлаган Дәүләтшиннарга зур рәхмәт.

 

Лилия АКБАШЕВА,

балалар китапханәсе директоры:

  • Узган атнада безнең китапханәгә республика балалар китапханәсе хезмәткәрләре тәҗрибә уртаклашу өчен килделәр. Алар китапханәбездә озак еллар уңышлы эшләүче “Элмәк арты элмәк“ гаилә клубының эшчәнлегенә югары бәя бирделәр. Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балалар өчен эшләүче “Бергәләп барысын да булдырабыз“ клубы эшчәнлеге дә Казан кунакларында зур кызыксыну уятты.

Хезмәттәшләребез, Бима һәм Пеләмеш авылы китапханәләрендә булып, туган телдә үткәрелүче чараларның күплеген һәм зур әзерлекле, тирән эчтәлекле булуын билгеләп үттеләр.

Менә шулай казанлылар районыбыз китапханәчеләре эшеннән республикага таратырдай файдалы мәгълүмат алып киттеләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев