Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Кеше приюты: мохтаҗларга кайнар аш, ботка һәм... күңел җылысы

Әгерҗедә мәдрәсә янында урнашкан “Кеше приюты” пунктында көн саен 40-60 өдеш кайнар ризык әзерләнә. Төшке аш вакытында алар авыр тормыш хәлендә калган шәһәрдәшләргә таратыла.

БИШ ЕЛ ЭШЛИ

Әгерҗедә мондый приют олы йөрәкле райондашыбыз, Салагыш авылы эшмәкәре Илнур Сәхипов ярдәме белән биш ел элек ачылган иде. Ул дүрт елдан артык вокзал территориясендә эшләде. Узган елның сентябрендә мәдрәсә янында яңа пункт ачылды.

–             “Кеше приюты” – авыру, ялгыз, мохтаҗ, ниндидер сәбәпләр аркасында ялгышкан кешеләргә ярдәм күрсәтүче хәйрия проекты ул. Әлеге приютны эшләтүдә олы йөрәкле, изге күңелле, мәрхәмәтле һәркем катнаша ала, – ди волонтер Әлфия Блюхерова.

 

ӨЙДӘ ДӘ ӘЗЕРЛИБЕЗ

Моңа кадәр пунктта ике пешекче – Алена Сәхибкәримова һәм Мәхсүдә Кенджаева эшләгәннәр. Алена декрет ялына киткәннән соң бу вазифаны Мәхсүдә ханым үзе генә башкара.

–             Без елга ике көн – Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрендә генә ял итәбез, – ди ул.

Пунктта аш һәм ботканы чиратлаштырып пешерәләр. Һәр дүшәмбе макарон, һәр җомга пылау әзерлиләр.

Кайнар ризык янына ипи, компот йә чәй бирәләр. Тозлы кыяр, салатлардан да өзгәннәре юк.

–             Җәй буе тозлаган кыярларны, ясаган салатларны, кайнатмаларны, туңдырган алмаларны, яшел тәмләткечләрне бирегә алып киләм, – ди олы йөрәкле Әлфия ханым. – Бәйрәмнәр вакытында пироглар да пешерергә тырышам.

Алар ярдәм итүчеләргә дә бик шат. Көз көне райондашлар күпләп бәрәңге һәм башка төр яшелчәләр китергәннәр. Хәзер үзләреннән арткан консервланган әйберләрне алып киләләр. Китерә алмасалар, элемтәгә чыгалар. Әлфия ханым аларны үзе барып ала. Тавык түшкәләре, ярма, көнбагыш мае, башка кирәк-яраклар да алып киләләр, диләр.

–             Һәрнәрсәне сөенеп кабул итәбез, – ди Әлфия Зөфәр кызы.

Приютка кул көче белән ярдәм итүчеләр дә бар. Әйтик, бер егет, көн саен иртән килеп, мәдрәсәдән су ташый. Икенчесе кар көри. Изге эшкә өлеш кертүче әлеге ир-егетләргә дә рәхмәтле алар. 

 

ЯРЫЙ ӘЛЕ, ПРИЮТ БАР

Ризык таратыр вакыт җиткәндә приют алдына акрынлап халык җыела башлый. Алар арасында ир-атлар да, хатын-кызлар да, өлкән яшьтәге шәһәрдәшләребез дә бар.

–             Миңа 80 яшь. Үзем – икенче, улым – тумыштан беренче төркем инвалид. Өлкәнәеп барган саен кулдан эш төшә. Ашарга әзерләве дә җиңел түгел. Аның өстенә, 52 яшьлек улымны да тәрбияләргә кирәк. Шушы приют турында ишеткәч тә йөри башладым. Бик тәмле әзерлиләр. Рәхмәттән башка сүз юк. Килә алмасам, Әлфия машина белән өйгә китерә, – ди Разалия апа Халикова.

Ул ялгыз яшәүче авыру күршесен дә ярдәмнән ташламый. Көн саен аңа да приютта әзерләнгән кайнар ризыкны алып кайта.

–             Ул да елый-елый рәхмәт укый. Безнең кебек авыруларны кайгыртканнары өчен рәхмәт, – дип әлеге изге эшкә өлеш кертүчеләргә изге теләкләрен җиткерде өлкән шәһәрдәшебез.

–             Без хатыным белән өч бала тәрбиялибез. Тиздән дүртенче сабыебыз туачак. Гаиләдә мин генә эшлим. Хезмәт хакым бик аз. Чарасызлыктан бирегә йөрим, – диде Таһир исемле ир-ат.

–             Без кешенең исеменә, милләтенә, диненә карамыйбыз. Арабызда бик аз пенсиягә яшәүчеләр дә бар. Алар да тартынып тормасыннар иде. Пунктка мөрәҗәгать иткән бер генә мохтаҗ кешене дә кире бормыйбыз, – ди Әлфия Зөфәр кызы.

Ул үзе көн саен кайнар ризыкны 9 балалы гаиләнең өенә үк илтеп бирә.

–             Һәр кешенең күңелендә изгелек, мәрхәмәтлелек ятарга тиеш. Мондый игелекле гамәлгә күбрәк кеше кушылган саен яхшырак бит, – ди волонтер.

 

Белешмә:

* “Кеше приюты”на ярдәм итәргә теләүчеләр булса, Әгерҗе, М.Горький урамы, 71 адресы буенча (мәдрәсә янында) мөрәҗәгать итә алалар.

* Әгерҗедә М.Горький урамы, 13нче йортта кием пункты эшли (якшәмбедән кала 13-15 сәгатьләрдә). Аларны мохтаҗларга тараталар. Әгәр яхшы хәлдәге кием-салымнарыгызны кая куярга белмисез икән, бирегә алып килергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев