"Хыял" коллективы каникулларны Кырымда үздыра
Һәр көн бик күп эмоцияләр алып килә
Гөлшат Рәшит кызы Җәләлетдинова җитәкчелегендәге "Хыял" бию коллективы каникулларны Кырымда "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең традицион җәйге иҗади сменасында үткәрә. Һәр көн балалар өчен кызыклы квестлар, уеннар, чыгышлар, мастер-класслар һәм диңгездә коену белән уза.
19 июльдә "Хыял" "Артек" Халыкара балалар үзәгендә чыгыш ясады, аннан соң Кырымның матур урыннары буйлап катерда йөрде. 24 июльдә балалар Севастопольдә флот офицерлары йортында концерт күрсәтте. Концерт алдыннан яшь артистлар Байдарка капкаларына барып, ресторанда төшке аш ашадылар һәм дельфинарийда булдылар.
- Һәр көн безгә бик күп эмоцияләр алып килә,-диләр балалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев