Кичкетаң авылында Нәүрүз бәйрәме гөрләде
Нәүрүз килә, Нәүрүз килә, Күктән нурлар сибелә. Туган илем, туган җирем Язны күреп сөенә. Яз ул - табигатьнең аңлатып булмастай серле, бөек могҗизасы. Яз - барыннан да элек, кышкы озын йокыдан уяну, дөньяга керфек сирпеп багу. Яз - яктыга, җылыга, кояшка омтылу ул. Яз сулышы белән җанга - наз һәм...
Нәүрүз килә, Нәүрүз килә,
Күктән нурлар сибелә.
Туган илем, туган җирем
Язны күреп сөенә.
Яз ул - табигатьнең аңлатып булмастай серле, бөек могҗизасы. Яз - барыннан да элек, кышкы озын йокыдан уяну, дөньяга керфек сирпеп багу. Яз - яктыга, җылыга, кояшка омтылу ул. Яз сулышы белән җанга - наз һәм сөю, күңелгә - илһам, йөрәккә дәрт иңгән бер мәлдә борын-борыннан Нәүрүз бәйрәме уздырылган.

Авылдашлар, дускайлар,
Җитте ич Нәүрүз айлар.
Эшегезне ташлагыз.
Бик күңелле җырлагыз!
Көн әйтәдер - мин озын!
Төн әйтәдер мин озын!
Күктә кояш көлеп тора,
Икегезгә дә бер бүген,
- дигән шигъри юллар белән башланып китте Кичкетаң авылындагы Нәүрүз бәйрәме. Язны каршыларга укучылар, авылның яше-карты, кайткан кунаклар, бар эшләрен бер читкә куеп, авыл үзәгенә җыелды. Аларны дәртле көй, матур җырлар каршы алды.
Бәйрәмнең программасы милли күренешләр, җыр-биюләр, бәйге-уеннар белән үрелеп барды. Авыл башлыгы Зөлфәт Нуриев, бәйрәм белән тәбрикләп, иң матур теләкләрен җиткерде.
Бәйрәмнең кадерле кунаклары Кыш бабай белән Нәүрүзбикә иде, әлбәттә. Кыш бабай бик теләр-теләмәс кенә китсә дә, яз кызы Нәүрүзбикә аннан дилбегәне бик оста, җиңел кабул итеп алды. Нәүрүзбикәбез әлеге ярышларда үзенең булдыклылыгы, җитезлеге, яшьлеге белән җиңеп чыкты. Кыш бабай акрынлап салкын якларга китәргә җыена башларга сүз бирде.
Бәйрәм уеннар, ярышлар, күмәк биюләр белән дәвам итте.Үзләренең матур җырларын -Таңсылу Нәҗипова, Алсу Дәүләтшина Алсу һәм башка сәхнә осталары бүләк итте.
Бакчада тәрбияләнүчеләр, укучылар үз көчләрен төрле спорт ярышларында катнашып сынадылар: туп әйләндерү, боҗрага кереп йөгерү, боулинг, себеркегә утырып йөгерү, "Җебегән" уенын уйнау, аркан тартышу, кул көрәше. Аларга бәйрәм кунаклары да кушылды.
- Бәйрәмнең иң күңелле һәм истә калырдай мавыктыргыч урыны карачкыны яндыру булды, - ди 6 сыйныф укучысы Айгүзәл Шаракина.
Шулай итеп, барлык катнашучылар да тырыштылар. Нәтиҗәдә, кул көрәше ярышында хатын-кызлар арасыннан Гөлназ Галиева - беренче, Эльмира Җиһангәрәева - икенче, Резеда Җиһангәрәева өченче урын алдылар. Укучылар арасыннан Резеда Зәйнуллина, Айзилә Нуретдинов, Гүзәл Сәлимгәрәева - призлы урыннарда. Ир-егетләрдән Айнур Зиннәтов, Нурбулат Шәрифуллин, Денис Бочкарёв, укучылардан Антон Густанов, Илназ Гыйльманов, Денис Соснов - җиңүчеләр.

Бәйрәм балаларның шат авазларыннан гөрләп торды. Авыл халкы азга гына булса да борчу-мәшәкатьләрен онытып, уйнап, биеп рәхәтләнеп күңел ачты, сыйланды һәм бүләкләргә ия булды.
- Бәйрәм бик күңелле булды, безне шулай шатландырганнары өчен оештыручыларга рәхмәт, - диде әби-бабайлар.
Яз бәйрәме мөбәрәк булсын!
Дөньялар имин булсын!
Аидә ӘХМӘТҖАНОВА.
Кичкетаң мәктәбе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев