Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Кичкетаң мәктәбе укучыларын җыйды

Кичкетаң мәктәбе ел саен әлеге белем бирү йортын тәмамлап чыккан укучыларын җыя. Узган ялларда мәктәбебезне 5, 15, 20, 25, 30, 35, 40, 45 һәм 50, 55, 60 ел элек тәмамлап чыккан укучылар үзләренең укытучылары, сыйныфташлары белән очрашты. Кунаклар белән тулы залда кичәне мәктәп директоры Нәзилә Зиннәтова ачып җибәрде. Ул төрле...

Кичкетаң мәктәбе ел саен әлеге белем бирү йортын тәмамлап чыккан укучыларын җыя. Узган ялларда мәктәбебезне 5, 15, 20, 25, 30, 35, 40, 45 һәм 50, 55, 60 ел элек тәмамлап чыккан укучылар үзләренең укытучылары, сыйныфташлары белән очрашты.

Кунаклар белән тулы залда кичәне мәктәп директоры Нәзилә Зиннәтова ачып җибәрде. Ул төрле елларда мәктәп белән саубуллашкан укучыларны коллектив, укучылар һәм аларның уңышлары белән таныштырды.

Бу көнне очрашуга килүчеләр үзләренең яраткан, ныклы белем биргән укытучыларына зур рәхмәтләрен җиткерделәр, күп еллар күрешмәгән сыйныфташлары белән очраштылар, арабыздан киткән укытучыларны, сыйныфташларын искә алдылар. Мәктәпкә һәр сыйныф бүләкләр дә тапшырды.

Аидә ӘХМӘТҖАНОВА,

Кичкетаң мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев