Кичкетаң мәктәбе юбилеен бәйрәм итте
Нәкъ кырык ел элек Кичкетаң урта мәктәбе яңа бинага күчә. Күптән түгел белем учагында әлеге истәлекле көнгә багышланган бик матур бәйрәм тантанасы үтте. Тарих битләренә күз салсак, мәктәпкә нигез салынуның беренче көненнән башлап төзелеш материаллары артыннан йөрүне, эшне оештыруны һәм башка күп җаваплы вазифаларны яшь педагог Зөлфәт Гатинга йөклиләр. Яңа...
Нәкъ кырык ел элек Кичкетаң урта мәктәбе яңа бинага күчә. Күптән түгел белем учагында әлеге истәлекле көнгә багышланган бик матур бәйрәм тантанасы үтте.
Тарих битләренә күз салсак, мәктәпкә нигез салынуның беренче көненнән башлап төзелеш материаллары артыннан йөрүне, эшне оештыруны һәм башка күп җаваплы вазифаларны яшь педагог Зөлфәт Гатинга йөклиләр.
Яңа мәктәп Кичкетаң, Барҗы-Пельга сигезьеллык, Барҗы урта мәктәпләрен берләштерә. Яшь җитәкчегә укытучыларны эш белән тәэмин итү, укучылар белән укыту-тәрбия эшләрен оештыру өстенә бетмәс-төкәнмәс хуҗалык мәшәкатьләрен, документ эшләрен башкарырга туры килә. Зөлфәт Зөфәр улы бу турыда сөйләгәндә үзенең ярдәмчеләрен хөрмәт белән искә алды. Ул вакытта Розалина Тимербаева, Рәсимә Муллахмәтова бөтен тырышлыкларын куеп эшлиләр, җитәкченең уң кулы булалар.
Еллар үткән саен мәктәп тә үзгәрешләр кичерә. Миндар Мирсияпов, Рауза Ибраһимова мәктәп белән җитәкчелек иткәндә яңа идеяләр, эш алымнары кертәләр: мәктәпнең статусын лицейга үзгәртү, күп кенә фәннәрне югары уку йортлары белән берлектә тирәнтен укыту уңышлы нәтиҗәләр бирә. Бу хакта шул чорда директор урынбасарлары булып эшләгән ветеран педагоглар Гөлзар Гатина, Гүзәлия Хөсәенова үз чыгышларында сөйләделәр.
Тәрбия өлкәсендә пионервожатый-әйдаманнарның роле бик зур иде. Балалар белән эшләүдә бар тырышлыкларын куйган Рәмзия Җиһангәрәева, Раушания Ногоманова мәктәптә эшләгән елларын сагынып искә алдылар. Моңлы тавышлы Раушания җыр бүләк итсә, каләм остасы Рәмзия апа мәктәп елъязмасын шигъри юлларга салды.
Кичкетаң мәктәбендә белем алган, хәзер "Яңарыш" газетасында эшләүче Ләйсән Әхмәтова укытучыларга олы рәхмәтен җиткерде, яшь хәбәрче-укучыларга, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфия Шәймөхәммәтовага редакция исеменнән истәлек бүләкләре тапшырды. Күп еллар Иж-Бубый мәктәбендә балаларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләгән Нәсимә Сипова да үзе язган шигырь аша мәктәбенә рәхмәтен белдерде.
Мәктәп-бакча коллективы әлеге тантаналы кичәне әзерләүгә күп тырышлык куйган. Зәңгәр экранда төрле елларда укыткан укытучылар, сыйныф җитәкчеләре, укучылар күрсәтелү безне укыган, эшләгән чорларга алып кайтты. Укытучыларның күмәк биюләре, җырлары, классик әсәрдән өзек, көлкеле күренешләр күңелебезне күтәрде. Җырчы-сандугач Эльмира Зиннәтуллина, ветеран-укытучы Тәлгать Хаҗимөхәммәт улы, Рәфисә Әхмәтҗанова кичәне матур җырлар белән бизәделәр. "Умырзая" бию ансамбленә йөрүче ханымнар берсеннән-берсе матур биюләр бүләк иттеләр. Кечкенәләрнең чыгышы, өлкән сыйныф укучыларының вальсы мәктәп елларын сагындырып куйды. Ә 8 сыйныф укучысы Марина Мавлетбаеваның саф татарча җырлавы барыбызны да сокландырды. Студент егетләребез Нурислам Шәрифуллин, Салават Ибраһимов, Ранис Сафиуллинның җырларын тамашачылар көчле алкышларга күмде. Кичәне эчтәлекле шигырьләр белән баетып укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Люция Саматова алып барды.
Биш ел Кичкетаң мәктәбе белән җитәкчелек итүче Нәзилә Зиннәтова укытучы, укучыларның уңышлары турында горурланып сөйләде.
Юбилей бүләксез булмый. Кичкетаң авыл җирлеге башлыгы Зөлфәт Нуриев, коллективка рәхмәт әйтеп, уңышлар теләде. Озак елларга сузылган намуслы хезмәте өчен Зөлфәт Гатинга район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.
Әлеге бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт әйтеп, яраткан мәктәбебезнең юбилейларында тагын очрашырга язсын дигән теләк белән таралыштык без.
Рима ЗАРИПОВА.
Кичкетаң авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев