Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Кичкетаңның табигать сакчылары Иж буйларын чистарта

"Кичке Таң" заказнигы хезмәткәрләре Кичкетаң мәктәбе каршында эшләүче "Эколята" оешмасындагы яшь табигать сакчылары белән бергә Иж елгасының сусаклагыч зонасын чистарту буенча өмә уздырдылар. Иж елгасы буйлары - җәй көне халыкның иң яратып ял итә торган урыны ул. Әмма күпләр күңелле ял итә белсәләр дә, үз артларыннан чүп-чарны җыюны ни сәбәпледер...

"Кичке Таң" заказнигы хезмәткәрләре Кичкетаң мәктәбе каршында эшләүче "Эколята" оешмасындагы яшь табигать сакчылары белән бергә Иж елгасының сусаклагыч зонасын чистарту буенча өмә уздырдылар.

Иж елгасы буйлары - җәй көне халыкның иң яратып ял итә торган урыны ул. Әмма күпләр күңелле ял итә белсәләр дә, үз артларыннан чүп-чарны җыюны ни сәбәпледер "оныталар". Шуның аркасында чүплекләр барлыкка килә, яр буйлары калдыклар белән тула. Өмә барышында балалар белән бергә ике чакрым территорияне чистарттык, барлыгы дүрт куб метр чүп-чар җыйдык.

"Кичке Таң" заказнигы директоры Әһли Фәйзуллин табигатебез сакчылары булган малай-кызларга рәхмәт әйтеп, истәлек бүләкләре тапшырды һәм алга таба оештырылачак өмәләрдә дә актив катнашуларын теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев