Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Кичкетаң волонтерлары махсус хәрби операция зонасындагы якташларга ярдәм итә

2022 елдан башлап “Өмет” берләшмәсе активистлары әлеге изге эшкә өлеш кертәләр

Атнаның биш көнендә Кичкетаң авылының лаеклы ялдагы өлкәннәре Мәдәният йортына җыелалар. Алар биредә ил иминлеге сагында торучы егетләргә һәрьяклап ярдәм күрсәтәләр.

22 кешедән торган берләшмә волонтерларының башкарган эшләре бик күп. Алар 6х3, 12х6 үлчәмле маскировка челтәрләре үрәләр, җәй көне үзләре җыйган үләннәрдән чәйләр ясыйлар, токмач басалар, оекбашлар бәйлиләр, чәкчәк әзерлиләр, сохари киптерәләр.
Иң өлкән волонтер Әлфинә апа Латыйповага – 74 яшь.

– Һәрберебез изге эшкә өлеш кертү өчен тырышабыз. Һәм ил иминлеге сагында торучы һәр якташыбызның туган якларга исән-сау кайтуын телибез, – ди Әлфинә апа Төхбәтова.

Кичкетаң халкы да,мәктәп коллективы да хәрбиләргә ярдәм итүдә үз өлешен кертә. Авыл халкыннан җыелган акчага кирәк-яраклар алалар.

– Социаль челтәрдәге “Туган авыл” төркеменә җыелган акчага нәрсәләр сатып алынуы, эшләнүе турында хисап биреп барабыз, – ди Әлфинә ханым.

Алар гуманитар ярдәмне Әгерҗегә алып барырга, кирәк-яраклар алып кайтырга кирәк булганда булышучы Кичкетаң авыл җирлеге башлыгы Илназ Җиһангәрәевка, авылдашлары Фәнис Нуримановка да рәхмәтле.

– Уртак көч тау күчерә, диләр. Без бердәм булганда гына көчле һәм нык, – диләр волонтерлар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев