Кичкетаңда – яңа җитәкче
Кырык ел Кичкетаң авыл җирлеге белән җитәкчелек иткән Зөлфәт Нуриев лаеклы ялда булу сәбәпле, үз теләге белән вәкаләтләре туктатылды
Кичкетаң авыл җирлегендә чираттан тыш утырыш узды. Биредә яңа башлык сайланды.
Кырык ел Кичкетаң авыл җирлеге белән җитәкчелек иткән Зөлфәт Нуриев лаеклы ялда булу сәбәпле, үз теләге белән вәкаләтләре туктатылды. Депутатлар тавыш бирү юлы белән яңа башлык сайладылар. Әлеге вазифаны авыл җирлеге Советының 6нчы бермандатлы сайлау округы депутаты Илназ Наил улы ҖИҺАНГӘРӘЕВ башкарачак. Ул 1974 елда Кичкетаң авылында туган. Күп еллар эчке эшләр органнарында хезмәт куйган. Соңгы вакытта Кичкетаң Мәдәният йортында эшләгән.
Ххх
Әгерҗе район Советының XXI утырышында район башлыгы Азат Вәлиев күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, җирле үзидарә органнары үсешенә керткән зур өлеше өчен Зөлфәт Равил улына олы рәхмәтен җиткерде һәм Мактау грамотасы белән бүләкләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев