Киләсе ярминкә 26 мартта узачак
Бүген Әгерҗедә язгы ярминкә узды
Шәһәр үзәгендәге мәйданда авыл хуҗалыгы ярминкәләрен көзен һәм язын ике атнага бер тапкыр үткәрү – матур традиция.
Бүген ярминкәдә авыл хуҗалыгы пердприятиеләре, фермерлар, унике авыл җирлеге Советы, эшмәкәрләр халыкка сыер, дуңгыз итләре, кош-корт түшкәләре, бәрәңге һәм башка яшелчәләр, сөт һәм сөт ризыклары, бал, балык тәкъдим иттеләр.
Бәяләр дә “тешләми”. Итне 420-500, бәрәңгене килосын 30, сөтне 1,5 литрын 80, бодайны килосын 10, арпаны 9 сумнан алырга була иде.
Сатып алучылар ярминкәгә яратып йөрүләрен әйттеләр. Аларны авыл үзешчәннәре гармун уйнап җырлап каршы алдылар, район Мәдәният сарае артистлары иң дәртле чыгышларын бүләк иттеләр.
“Җиңү волонтерлары” берләшмәсе активистлары өлкәннәргә сатып алган әйберләрен өйләренә алып кайтырга булыштылар.
Ярминкәне район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Нургаянов та карады. Сатучылар һәм халык белән аралашты. Сатучылар сәүдәнең гөрләп баруын әйттеләр. Сатып алучылар да канәгать булуларын белдерделәр. “Мондый ярминкәләр тагын оештырылсын иде”, - дигән теләкләрен җиткерделәр.
Киләсе ярминкә Әгерҗедә 26 мартта узачак.
Барлык фотолар сылтама аша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев