Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Кирпеч заводында яңарыш чоры

Сиксән елдан артык тарихы булган, районны гына түгел, заманында күрше республика һәм өлкәләрне дә кирпеч белән тәэмин иткән Әгерҗе төзү материаллары заводының 2008 ел ахырында ябылуы күпләрне тетрәндергән иде. Күпме кеше эшсез калды, шундый зур территориядәге завод цехлары тынып калгач, "кирпичка" төбәге озак вакыт мәет чыккан өйне хәтерләтеп торды. Аның...

Сиксән елдан артык тарихы булган, районны гына түгел, заманында күрше республика һәм өлкәләрне дә кирпеч белән тәэмин иткән Әгерҗе төзү материаллары заводының 2008 ел ахырында ябылуы күпләрне тетрәндергән иде. Күпме кеше эшсез калды, шундый зур территориядәге завод цехлары тынып калгач, "кирпичка" төбәге озак вакыт мәет чыккан өйне хәтерләтеп торды. Аның яңадан эшли башлавына, завод территориясенә җан керәчәгенә беркем дә өметләнмәгәндер, мөгаен.

Завод ябылганнан соң биредә чын хуҗа булмау сәбәпле, өч ел эчендәул тәкем таланып, ташландык хәлгә килгән иде. "Кирпичка"ны үз кулларына алган Казандагы эшмәкәр - Әгерҗе егете Марат Шабаевка да бу заводның шушы хәлгә төшүе тынгылык бирмәде. Ниһаять, ул узган ел Әгерҗедәге бу заводны яңадан эшләтә башларга дигән ныклы карарга килә. Әлеге катлаулы, җаваплы бу эшне ул милициядә эшләп, пенсиягә чыккан тәвәккәл, эшкә зур җаваплылык белән караучы Рамил Ясәвиевка ышанып тапшыра. Заводның башкаручы директорыннан

-Кирпеч җитештерү җиһазлары, техникасы тузып, биналардагы электр чыбыкларына кадәр таланып бетә язган заводны яңадан эшләтә башлау эшенә алынырга ничек җөрьәт иттегез? дип сорамый кала алмадым.

-Милициядән лаеклы ялга чыккач мин бу заводта ике ел эшләп алган идем. Шул чагында биредәге тәҗрибәле белгечләр .... Акбашев, Владимир Мирошниченко, Владимир Смольников һәм башкалардан күп нәрсәгә өйрәнеп калган идем. Ул чактагы завод директоры Ришат Нурисламов та минем остазым булды. Кирпеч заводының ябылуына , аның ташландык хәлгә төшүенә үземнең дә эч пошып йөри иде. Марат Баянович бу эшне тәкъдим иткәч, узган елның февралендә тәвәккәлләп тотындым,- ди Рамил Миннемөхәммәтович.

Ул эшне заводның элекке яхшы белгечләрен яңадан җыеп, аларны киңәшкә чакырып башлап җибәрә. Алабуга кирпеч заводы белгечләре ярдәмгә килә. Әйтүе генә җиңел, бөтен нәрсә җимерек, таланган, тузган. Элекке белгеч-эшчеләрнең күбесе башка эштә, кире бирегә килергә атлыгып тормыйлар. Рамил Ясәвиевның төн йокылары кача. "Кирпеч цехының элекке начальнигы Владимир Мирошниченко, слесарь-наладчик Рамил Шәрәфетдинов, электрик Владимир Смольников, шофер-механизаторлар Фәнил Бәдриев, Раил Насыйров, Раушан Вәлиевка рәхмәтем аеруча зур. Алар иң зур ярдәмчеләрем булдылар", ди Р. Ясәвиев. Заводта бер ел торгызу эшләре бара. Чабаксардан килгән белгечләр биредә яңа мич урнаштырганнар. Таланган, тузган КамАЗ машиналарын, тракторларны ремонтлап сафка бастырганнар. Хәзер биредә 100дән артык кеше эшли. 1 марттан ике сменада кирпеч җитештерә башлаганнар. "Беренче продукциябезне гаиләдә бала көткәндәй көтеп алдык. Тиздән айга бер миллион данә кирпеч җитештерергә планлаштырабыз. Бөтен игътибарны хәзер кирпечнең сыйфатын яхшыртуга юнәлтәбез. Көндәшлек зур булган заманда яхшы сыйфат белән генә сатып алучы табып була бит. Беренче партия кирпечебезне Казанга алып киттеләр инде. Әгерҗе халкы да безнең кирпечне үз итәр дип өметләнәбез. Чагыштырмача арзанрак та безнең кирпеч", ди Рамил Ясәвиев. Киләчәктә эшне өч сменада оештырырга ниятләп торалар. Шуңа күрә заводка эшче көчләр, белгечләр дә кирәк. "Бүген үк безгә кирпеч цехына начальник, автомеханик, газ участогы мастеры, тәэминатчы, шоферлар, таркторчы, эретеп ябыштыручы, слесарьлар, эшчеләр кирәк. Әгерҗеләрне дә, авыл кешеләрен дә эшкә чакырабыз", ди директор.

...Әгерҗе төзү материаллары заводы территориясендә хәзер җанлылык хөкем сөрә, цехларда үзебезнең кирпеч җитештерелә. Яз белән бергә кирпеч заводының да яңаруына күңел сөенә.

Рәмзия Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев