Көчек авыл җирлегендә халык җыены узды
Биредә халык җыены узган көнне җирлек башлыгы Әлфирә Төхвәтуллина аларның барысына да тәфсилләп тукталды
Көчек авыл җирлеге районда иң зурларның берсе. Зур җирлектә башкарылган эшләр дә күп, сораулар да бар, проблемалар да юк түгел. Биредә халык җыены узган көнне җирлек башлыгы Әлфирә Төхвәтуллина аларның барысына да тәфсилләп тукталды.
Җирлектә башкарылган иң зур эшләрнең берсе – грант акчаларына Бетсемәстәге су башнясын алыштыру. Барлык авырлыкларны, каршылыкларны җиңеп, ниһаять, узган ел Көчек авылына су яңа башнядан килә башлаган. Элеккеге елларда судан файдаланган өчен электрга җыелган бурычларын да тулысынча каплаганнар.
Үзара салым акчаларына Көчектә Казанская урамына, К.Маркс урамының бер өлешенә, Варкләд-Бодьяда Береговая тыкрыгына вак таш сатып алынып түшәлгән. Варкләд-Бодьяда Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә һәм локаль сугышларда катнашучыларга тәгаенләнгән һәйкәлгә нигез салынган. Үзара салым акчалары – янгын кукынычсызлыгын тәэмин итү, урамнарны яктырту, кышын кардан чистарту, җәен үләннәрен чабу, су белән тәэмин итү, зиратларны тәртиптә тоту, картайган агачларны кисү, территорияләрне төзекләндерү кебек эшләрдә дә төп ярдәм чыганагы булып тора. Быел да аны берәр мең сумнан җыярга килешкәннәр һәм әлеге акчаларны шулай ук җирле әһәмияттәге проблемаларны хәл итүгә тотачаклар.
Авыл җирлеге башлыгын һәм халыкны борчыган иң төп проблемаларның берсе – Көчектә фельдшерлык-акушерлык пунктында эшләргә медицина хезмәткәре булмау. Дөрес, җыенда чыгыш ясаган Тирсә амбулаториясе мөдире Константин Закиров авыл халкына медицина ярдәме күрсәтеләчәк, моның өчен һәр чәршәмбедә кабул итү оештырылачак дип белдерде. Әмма зур авылда яшәүче халыкны бер генә көн кабул итү канәгатьләндерми. Җыенда катнашкан район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев әлеге мәсьәләне хәл итү контрольгә алыначак дип белдерде. Медицина темасын дәвам итеп, шуны да әйтү кирәк: биредә узган ел диспансерлаштыру бик акрын темплар белән барган. Авыл җирлеге башлыгы бу хакта борчылып сөйләде һәм халыкны быел актив булырга чакырды.
– Авылдашлар! Дәүләт сәламәтлегебезне бушлай тикшертү мөмкинлеге тудыра икән, аннан файдаланып калырга кирәк, – диде Әлфирә Рәхимҗановна. Әнә шулай, җитәкченең чыгышы авыл халкының тормыш-яшәешен төрле яклап чагылдыру белән бергә, борчыган сорауларны да тулысынча күзаллау мөмкинлеге бирердәй итеп бик нигезле әзерләнгән иде.
– Сезнең һәрчак халык белән киңәшләшеп, депутатлар белән бердәм булып эшләвегез башкаларга үрнәк булып тора. Әнә шулай килешеп, фикерләшеп эшләгәндә генә эш алга бара. Алга таба да шулай бер юнәлештә эшләвегезне дәвам итегез, – дигән теләген җиткерде Илфат Ильясович. Җитәкче җирлек халкына махсус хәрби операция хәрбияләренә, аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтүләре өчен дә олы рәхмәт белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев