Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Көчек авылы артистларына – бишле

Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан Көчек Мәдәният йорты хезмәткәрләре Алсу Тимирбаева һәм Ләйсирә Абдуллина клубта мари ансамбле дә оештырганнар

Көчек авылы мәдәният хезмәткәрләре һәм үзешчәннәре “Бер күрешү – үзе бер гомер“ дип исемләнгән концерт белән Тәбәрлегә килә дигән хәбәр җирлегебездәге дүрт авылга да яшен тизлегендә таралды. Билгеләнгән көнне Тәбәрле Мәдәният йортына Яңа Акхуҗа, Сокман, Мукшур һәм Тәбәрленең үзеннән тамашачылар җыелды. Концерт башланганчы күптән күрешмәгән танышларыбыз белән рәхәтләнеп аралашып, хәл-әхвәлләр белештек.

Ә концерт башлангач, зал тынып калды. Алып баручы Рәис Баһаутдиновның сәнгатьле сөйләме йөрәкләргә үтеп керде. Концерт программасы бик бай иде. “Сүнмәс дәрт“ фольклор ансамбле бик кызыклы итеп “Шалкан“ әкиятен күрсәтте. Юмористик скетчларда уйнаган артистларга да афәрин! Рольләрне бик оста башкардылар. Көчек авылында ир-егетләр дә сәхнә “йолдызлары“ икән. “Ялкын“ ансамбле кызлары заманча бию башкарганда аларга Ранис Шамилов, Илдар Абдуллин, Илшат Шәйдуллин да кушылдылар. “Сүнмәс дәрт“ ансамбле һәм укучы кызларның  биюләре дә иң матур чыгышларның берсе булды.

Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан Көчек Мәдәният йорты хезмәткәрләре Алсу Тимирбаева һәм Ләйсирә Абдуллина клубта мари ансамбле дә оештырганнар. Үзешчәннәр мари кызлары биюен башкарып кына калмадылар, төрле уен коралларында да уйнап күрсәттеләр.

Җырларны да бик яратып тыңладык һәм һәрберсен көчле алкышларга  күмдек. Сүз осталары Гөлшат Камалиева һәм Гөлфия Лотфуллина сөйләгән шигырьләр исә күңел кылларын тибрәтте. Ветеран мөгаллимә Гөлшат ханым мин язган “Синсез үтә көннәрем“ дип аталган шигырьне сөйләгәндә күз яшьләрен тыеп булмады. Ул фаҗигале төстә гомере өзелгән улым Рәшиткә багышланган шигырь иде.

Әнә шулай, еладык та, көлдек тә концертта. Сәхнәдә балкыган 20 артистның һәрберсенә – бишле. Без сезне тагын үзебезнең җирлектә көтеп калабыз. Барыгызны да Мәдәният хезмәткәрләре көне белән котлап, халыкка рухи азык таратуда уңышлар телибез. 

Зәмфирә ДӘҮЛӘТШИНА. Яңа Акхуҗа авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев