Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Көчек җирлегендә узган җыен кысаларында хөрмәтләү-котлаулар да булды

Район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев, Көчек авыл җирлеге башлыгы Әлфирә Төхвәтуллина хөрмәтләнүчеләрне ихлас тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерделәр

Иң беренче чиратта бергә яшәүләренең 60, 55, 50 еллыкларын каршы алган парлар тәбрикләнде. Менә алар: Муллаян-Миңнетәскирә Баһаутдиновлар, Фәнил-Рәмзилә Садыйковлар, Тимербай-Әминә Фәттаховлар. Үрнәк тормыш юлы үткән, ил-көнгә лаеклы балалар тәрбияләп үстергән парларга район башлыгының Рәхмәт хатлары, истәлек бүләкләре тапшырылды. Январьда 80 яшьлек юбилеен каршы алган, гомерен авыл хуҗалыгы тармагында эшләүгә багышлаган Фәнил Наил улы ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты белән дә бүләкләнде. Шундый ук Рәхмәт хатына хезмәт юлын алдынгы терлекче булып узган, январь аенда 70 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Сүәйбә Сәетова да лаек.

Хезмәт юлын шулай ук авыл хуҗалыгы тармагында узган Суфия Нәҗмиевага 90 яшьлек олуг юбилее уңаеннан район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды. 70 яшьлек гомер бәйрәмен каршы алган Рафис Зиннәтуллин, 65 яшьлеген билгеләп үткән Әнисә Хуҗина, Фәния Галиуллина, Тәскирә Хуҗинага да район башлыгының Рәхмәт хатлары һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.

Күпьеллык намуслы хезмәте, югары һөнәри осталыгы һәм 65 яшьлек юбилее уңаеннан автобус шоферы Рамил Минһаҗев район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев, Көчек авыл җирлеге башлыгы Әлфирә Төхвәтуллина хөрмәтләнүчеләрне ихлас тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев