Көчек мәктәбендә «Киләчәккә билет» дип исемләнгән эшлекле уен узды
Уен югары сыйныф укучыларына һөнәр сайларга ярдәм итү максатыннан чыгып оештырылды
Яз һәм Хезмәт көне алдыннан Көчек мәктәбендә “Киләчәккә билет” дип исемләнгән мавыктыргыч эшлекле уен узды, дип хәбәр итә “Көчек мәктәбе”.
Ул өлкән сыйныф укучыларына һөнәр сайларга ярдәм итү максатыннан чыгып оештырылды.
9-11 сыйныф укучылары өч командага бүленеп, эшкә урнашу белән бәйле төрле биремнәрне үтәделәр, һөнәрләр дөньясы буйлап мавыктыргыч сәяхәт буйлап үттеләр.
Тәҗрибәле HR-менеджерлар һәм экспертлар ролен мәктәп укытучылары һәм хезмәткәрләре - Мөхәммәтдинова Л.С., Михайлова Е.Д., Изибаева А.М., Гимранова Р.Р., Минглина Л.А. үз өсләренә алдылар.
Уен балаларда заманча хезмәт базарына бәйле якты тәэсирләр һәм файдалы белемнәр калдырып, дустанә көндәшлек атмосферасында узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев