Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Көчек мәктәбендә Халыкара туган тел көненә багышланган бәйрәм узды (ЗУР ФОТОРЕПОРТАЖ)

Бәйрәмдә татар, рус, мари, удмурт милләтләре вәкилләре катнашты

Көчек – райондагы иң күпмилләтле авыл мәктәбе ул. Биредә татар, рус, мари, удмурт балалары белем ала. Алар һәр халыкның милли традицияләрен, гореф-гадәтләрен хөрмәт итәләр, бәйрәмнәрне бергәләп уздыралар. 

Бу көнне үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәрләре калфак тегү серләренә өйрәтсәләр, шушы мәктәп укучысы – Кадрәк авылы кызы Элина Ижбулдина сәйләннән бизәнү әйберләре ясап күрсәтте. Һәр халыкның гореф-гадәтләрен, милли ризыкларын чагылдырган күргәзмәләр эшләде. 

Төрле телләрдә җыр-шигырьләр яңгырады. Күмәк биюләр оештырылды. Кадрәктән һәм Варкләд-Бодьядан килгән “Кадрәк сем“ һәм “Инвис“ ансамбльләре укучыларга матур чыгышларын бүләк иттеләр. 

Соңыннан мәктәп директоры Айгөл Гыйззәтуллина бәйрәмнең бизәге булган һәркемгә Рәхмәт хатлары тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев