Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Кодашта яшәүче Миңнефлүр Шакиров туксан яшьлек юбилеен каршы алды

Хезмәт ветераны - авылда иң хөрмәтле кешеләрнең берсе

Балачагы авыр сугыш елларына туры килә аның. 8-9 яшендә үк колхозда эшли башлый. Ә хезмәт юлы 1957 елда "Алга" колхозы тракторчысы буларак башлана. Эшләү дәверендә бик күп бүләкләргә лаек була.

Алар  арасында ll, lll  дәрәҗә Хезмәт даны ордены да бар. "Мактаулы колхозчы" исеменә дә лаек ул. Озак еллар Кодаш авылы имамы вазифасында халыкны дингә тартуда хезмәт куйды. 

Җәмәгате Мәйсәрә апа белән бер ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. 

Миңнефлүр аганы район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев, район Советы аппараты җитәкчесе Илшат Халиков,  район авыл хуҗалыгы идарәсенең ветераннар советы рәисе Көмешай Хәбибуллина, улы - Кодаш авыл җирлеге башлыгы Фәнис Шакиров, "Нәүрүз" ширкәтенең Кодаш бүлекчәсе идарәчесе Фирдәвес Сәләхиев, якыннары котладылар, бүләкләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев