Контролер гына димәгез
“Водоканал” ширкәтендә хезмәт куючы контролерларның хезмәте беренче карашка гына җиңел кебек тоела. Әлеге вазифа артында күпме җаваплылык һәм төгәллек ятканын алар үзләре генә беләләр.
Гөлия ГЫЙЗЗӘТОВА әлеге вазифага биш ел элек 18 ел икмәк-азык комбинатында ипи пешерүче булып эшләгәннән соң килә. Бөтенләй башка өлкә булса да, югалып калмый, беренче көннән үк эшенең нечкәлекләренә төшенүне максат итеп куя. Хәзер инде ул да, шулай ук контролер булып эшләүче Лилия Әминева да – тәҗрибәле, үз вазифаларының нечкәлекләрен белүче, яңалыкларны тиз кабул итүче хезмәткәрләр.
Аларның эштәге һәр иртәсе су счетчикларын тикшерү буенча маршрутны билгеләү, пломбалау буенча заявкаларны караудан башлана. Оешма карамагындагы Әгерҗедәге 13 күпкатлы, шәхси йортлар, шәхси предприятиеләргә хезмәт күрсәтәләр алар.
– “Водоканал” ширкәте белән килешүләре булмаганнар белән аны да төзибез, – ди Гөлия.
Шулай итеп, кулларына документлар тулы папка тоткан контролерлар көн саен Әгерҗе урамнары буйлап якынча унар чакрым юл үтәләр. Салкын кышларда да, эссе җәйләрдә дә, яңгырлы яз-көз айларында да әлеге эш тукталмый.
– Безнең бурыч – су счетчикларының күрсәткечләрен дөрес итеп алу, эшчәнлеген тикшерү, заявкалар буенча аларны пломбалау, килешүләр төзү, абонентларның сорауларына җавап бирү һәм, кирәк булганда, проблемалы хәлләрне ачыклау, – ди Гөлия.
Халык белән эшләүнең үз авырлыклары булуын да яшерми ул. Хуҗалары өйдә булып та ишек-капкаларны ачмау очраклары да була, ди. Шуңа күрә контролерлардан сабыр булу да таләп ителә.
Һәр күрсәткечне компьютерга кертү, ай ахырында абонентлардан су күрсәткечләрен алу да – алар җаваплылыгында.
– Гөлия Азат кызы холкы буенча тыйнак, бик төгәл. Үз вазифасын бик җаваплы башкара. Абонентлар белән уртак тел табып эшли, һәр сорауга дөрес итеп җавап бирә белә, – ди ширкәт директоры Илдус Шәймөхәммәтов.
...Гөлия – күпбалалы әни. Ире Вәзир белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Олы уллары Динарның гаиләсе бар инде. Данияр – студент, булачак тимерьюлчы. Зилия мәктәптә укый. Тәбәрледә яшәүче каенатасына да олы терәк алар.
– Эштән өйгә кайткач мин гап-гади хуҗабикәгә әйләнәм. Тәмле һәм төрле ризыклар әзерләргә яратам. Якыннарым мин пешергән пирог, тортларны мактап туялмыйлар, – ди бәхетле елмаеп Гөлия.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев