Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Күпкатлы йортлардагы камералар җинаятьләрне ачарга ярдәм итә

Видеокүзәтү системасы - җәмәгать урыннарындагы административ хокук бозуларны ачыклау һәм булдырмый калуга, оператив хәлнең торышы, җинаятьләрне ачуга йогынты ясаучы мөһим факторларның берсе. Шуңа күрә Россия Хөкүмәте күрсәтмәсе нигезендә "Имин шәһәр" аппарат-программа комплексын төзү һәм үстерү концепциясе расланды. "Имин шәһәр" комплексын ремонтлау һәм аңа хезмәт күрсәтү өчен акча җирле бюджеттан бүленә....

Видеокүзәтү системасы - җәмәгать урыннарындагы административ хокук бозуларны ачыклау һәм булдырмый калуга, оператив хәлнең торышы, җинаятьләрне ачуга йогынты ясаучы мөһим факторларның берсе. Шуңа күрә Россия Хөкүмәте күрсәтмәсе нигезендә "Имин шәһәр" аппарат-программа комплексын төзү һәм үстерү концепциясе расланды.

"Имин шәһәр" комплексын ремонтлау һәм аңа хезмәт күрсәтү өчен акча җирле бюджеттан бүленә. Әлеге акчага 30 тапкырга оптик арттырулы видеокамера сатып алынып, Әгерҗенең үзәк мәйданына урнаштырылды. Тагын шундый ике видеокамера Иж-Бубыйдан һәм Кече Пургадан Әгерҗегә керү уңаенда куелды. "Яшьлек" скверында да ике камера бар. Әлеге видеокамералардан сурәтләр полициянең кизү бүлегенә тоташтырылган. Агымдагы елда видеокамералар "Орешник" ял зонасында һәм "Яшьлек" скверына да куелды.

Районда шулай ук "Имин ишегалды" программасы кысаларында видеоконтроль системасы урнаштыру да алып барыла. "Таттелеком" җәмгыяте халык һәм Идарәче компания белән килешенгән хәлдә күпкатлы йортларга видеокамералар куя. Быел 10 күпкатлы йорт 28 видеокамералы булды инде.

Видеокүзәтү системасы урнаштыруның нәтиҗәсе турында да әйтми мөмкин түгел. Оператив кизү торучылар видеокамера булган урам һәм җәмәгать урыннарын тәүлек әйләнәсендә күзәтеп торалар. 2016 һәм 2017 елда "Имин шәһәр" кидеокүзәтү комплексы ярдәме белән өч җинаять ачылды. Шуларның берсе - авыр җинаять. 2016 елның 15 маенда маска кигән өч билгесез кеше К.Маркс урамындагы "Евросеть" кибетенә керәләр дә сатучыны куркытып 164 мең 654 сум акча алып качалар. Видеокүзәтү системасы ярдәмендә шиклеләр тиз арада тотылып, җинаять эше судка җибәрелде.

2017 елның 9 апрелендә "Әгерҗе" сәүдә йортында берәү товар тутырылган сумка урлый. Шикле кеше шунда ук тотылды.

2017 елда "Имин ишегалды" программасы ярдәме белән бер җинаять ачылды. 5 август кичендә берәү К.Маркс урамындагы йорт подъездыннан 4 мең сумлык тизйөрешле велосипед урлап чыга. Бу юлы да видеокамера ярдәме белән шикленең эзенә төштеләр.

Видеокүзәтү ярдәмендә август аенда юл-транспорт һәлакәте урыныннан качкан машина шоферы да ачыкланды.

Әлеге система җинаятьләрне һәм хокук бозуларны ачуда ярдәм итеп кенә калмый. Урамда балаларның яисә мөлкәтнең иминлеге дә - мөһим мәсьәлә. Йортны чит кешеләрдән ничек сакларга соң? Бу эштә "Имин ишегалды" проекты ярдәмгә килә ала. Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлеге күпкатлы йортларда яшәүчеләрне үз йортларына видеокамералар урнаштыру мәсьәләсендә активрак булырга чакыра.

Андрей ШМЫРИН,

Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе бүлеге начальнигы урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев