Красный бор мәктәбе Бөтенроссия бәйгесендә җиңү яулаган
Мәктәп тәкъдим иткән проект ата-аналар комитетының актив катнашында тормышка ашырылачак
Красный бор мәктәбе «Белем. Ата-аналар» Бөтенроссия бәйгесендә җиңү яулап, “Һәр балага бәхетле балачак” проектын тормышка ашыру өчен 387 мең сум күләмендә грантка лаек булган!
Тәрбия эше буенча директор урынбасары Лукина Елена Михайловна башкарган проект күп кенә мөһим юнәлешләрне үз эченә ала. Ул волонтерлык хәрәкәтен оештыруны күздә тота, аның кысаларында укучылар өлкән яшьтәге кешеләр һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларның гаиләләренә йөриячәк, шулай ук хуҗалык буенча ярдәм күрсәтәчәк, СВОга җибәрү өчен гуманитар ярдәм җыюда катнашачак.
Моннан тыш, проект кысаларында «Өй учагы җылысы» программасын гамәлгә ашыру планлаштырыла, аңа бәйләү, чигү, тегү буенча дәресләр, өлкән буын тәҗрибәсен кече буынга тапшыру, тематик чаралар, иҗади эш күргәзмәләре һәм төрле дәрәҗәдәге конкурсларда катнашу керә.
Проект ата-аналар комитетының актив катнашында тормышка ашырылачак.
Красный бор мәктәбе коллективын чын күңелдән котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев