Красный борда яңа заманча кунакханә комплексы барлыкка киләчәк
Аңа ике торак корпус, җылы гараж, парковка урыны, бассейнлы ачык терраса, беседка, мунча комплексы керә
Яңа ел алдыннан ТР Инвестицион советына Красный борда кунакханә комплексы будыруга кагылышлы проект уңышлы төстә тәкъдим ителде. Совет утырышы ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды.
Проектны безнең районда билгеле эшмәкәр, “Сатурн-2001” фирмасы директоры Евгений Ибраев тәкъдим итте.
Исегезгә төшерәбез: Евгений Исакович – кайчандыр Бима авыл җирлегенә кергән һәм хәзерге вакытта юкка чыккан Березовка авылында туып үскән якташыбыз. Екатеринбург шәһәрендә яши һәм туган авылын кабат торгызу уе белән яна. Авылда эшмәкәрлекне җәелдерү буенча планнары бик зурдан. Биредә ул берьюлы дүрт юнәлештә эшли: җир эшкәртү, терлекчелек, кортчылык һәм туризм.
Бу актив инвестор килгәннән соң аның туган ягында нинди үзгәрешләр булганлыгы хакында язган идек инде. Хәзер – тагын яңа бер проект. Ул Кама елгасы ярында районда беренче заманча кунакханә комплексы төзүне үз эченә ала. Аңа ике торак корпус, җылы гараж, парковка урыны, бассейнлы ачык терраса, беседка, мунча комплексы керә.
Материалны тулысынча газетабызның җомга санында укыгыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев