Красный борда яшәүче Фәридә Каирова турында: Йөзендә – елмаю, күзендә нур балкый
Фәридә апа табигать яшәргән мизгелдә үзенең 70 яшьлек юбилеен каршы ала
Аның тормыш юлы ал да гөл генә булмаган. Югалтулар да, борчулар да күп кичергән. Әмма ниләр генә күрсә дә, сынмаган, зар елап яшәмәгән. Кеше янында йөзе һәрчак ачык булган. Аны авылдашлары да, райондашлар да йөзендә елмаю, күзендә нур балкучы Фәридә, диләр.
– Әтием – Исәнбай егете Сәгыйть белән әнием – Башкортостан кызы Хәятне язмыш Пермь якларына урман кисәргә баргач очраштыра. Бер-берсен бер күрүдә ошаткан яшьләр озак та үтми кавышалар. Өйләнгәндә әткәй: “Безнең дүрт балабыз булачак. Исемнәрен дә охшаш итеп Фәрит, Фәридә, Рәшит, Рәшидә дип кушарбыз”, – дигән була. Ходайның амин дигән чагына туры килгәндер. Без дүрт бала – ике малай, ике кыз тәгәрәшеп үстек, – ди Фәридә апа.
Яшь гаилә Исәнбайга күченә. Сәгыйть белән Хәят колхозда эшлиләр. Ул вакытта колхозчы балаларына бакчада урын бирелми. Берсеннән-берсе кечкенә балаларны көндез карау Гайникамал әбиләренә йөкләнә.
– Гомер-гомергә әбиле йортта бала эшкә өйрәнеп үскән. Без дә шулай булдык, – дип балачак хатирәләрен яңарта Фәридә апа.
19 яшеннән алып халыкка медицина ярдәме күрсәтә Фәридә КАИРОВА. Дүрт авылдаш кыз – ике Фәридә, Нәйрә, Әлфирә Әгерҗедә шәфкать туташлары әзерли торган курслар тәмамлагач туган Исәнбайларындагы участок хастаханәсендә эшли башлыйлар.
– 70нче еллар иде ул. Хастаханәдә алтмышар авыру дәвалана. Смена вакытында гел аягөсте булдык. Эш өчен хәзерге кебек шартлар идемени?! Утын да кистек, су да ташыдык, мичкә дә яктык... Шуңа күрә Исәнбай хастаханәсен без – яшь белгечләргә олы тормыш мәктәбе булды дип искә алам, – ди Фәридә апа.
Авылдашы Дилүс белән гаилә корып ике балага гомер бүләк итәләр. Аннан язмыш аларны Свердлау шәһәренә алып китә. Әти-әниләренең дә, үзләренең дә сагыну хисләре көчле булганлыктан, алар янә туган якка – Красный борга кайтып төпләнәләр. Биредә Фәридә Сәгыйть кызы 20 ел бала тудыру бүлекчәсендә акушерка булып эшли.
– Бу – тагын да җаваплы вазифа. Әни, бала гомере өчен җавап бирергә кирәк. Эшкә урнашкан елларда сабыйлар күп туды. Мари авыллары хатын-кызлары бигрәк тә күп табалар иде. Бер сменада өчәр сабый дөньяга килгән чаклар да булды. Әмма еллар узган саен балалар саны кимегәннән кимеде, – ди югары категорияле шәфкать иясе.
... Ул гомере буе ак халатына тап төшерми эшли. Җитәкчелек тә, хезмәттәшләре дә, авырулар да, яшь әниләр дә кирәк урында төпле киңәшен бирә, үтемле сүзен әйтә белгән шәфкать иясен хөрмәт итәләр. Намуслы, тырыш хезмәте төрле дәрәҗәдәге күпсанлы Мактау грамоталары белән дә бәяләнә.
Хәзер ялгызы гына яшәсә дә, Фәридә апа төшенкелеккә бирелмәскә тырыша. Гомер – бер мизгел, аның кадерен белергә кирәк, дип тормышның һәр көнен файдалы итеп уздыруны максат итеп куя. Көн саен иртән торгач гимнастика ясый, саф һавада йөрергә ярата. Ул миңа көнлек энергия бирә, ди. Җәен җиләк, көзен гөмбә җыярга йөри.
– Әнигә мин шаккатам, – ди Әгерҗедә яшәүче кызы Алсу. – Андагы көч, энергия сокланырлык. Ул беркемгә дә “юк” дип әйтә белми. Ярдәм сораган һәркемгә булышырга әзер тора. Әле ул интернет белән дә бик дус. Дуслары белән аралаша, аш-суга оста әниебез, төрле рецептлар табып, бик тәмле ризыклар әзерли.
Чынлап та, Фәридә апаны бик күпләр әнисе Хәят апа кебек чәкчәк пешерү остасы буларак та беләләр. Аның авызда эреп торучы чәкчәкләре Мәскәү, Санкт-Петербург кебек зур шәһәрләргә, хәтта Германиягә кадәр барып җиткән.
Фәридә апа Украинадагы махсус хәрби операция зонасында илебез тынычлыгы өчен көрәшүче улы исәнлеге өчен көн-төн дога кыла. Узган җәйдә ул киткәннән бирле күңеленә тынычлык таба алмый ана.
– Улым шалтыратканны көтеп көн артыннан көн уза. Берүк, исән-сау булсын. Бер анага да бала югалту хәсрәтләре кичерергә язмасын, – ди ул.
Ххх
Фәридә апа табигать яшәргән мизгелдә үзенең 70 яшьлек юбилеен каршы ала. Балалары, кияү-килене, яраткан оныклары аны бәйрәме белән котлап, исәнлек-саулык, бәхетле гомер көзе, йөзендәге елмаюының, күзләрендәге нурның сүнмәвен-сүрелмәвен телиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев