Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Күләгәш авыл җирлегендә яңа башлык сайланды

17 ел Күләгәш авыл җирлеге белән җитәкчелек иткән Юрий Васильев лаеклы ялда булу сәбәпле, аның вәкаләтләре үз теләге белән туктатылды

Күләгәш авыл җирлегендә чираттан тыш утырыш узды. Биредә яңа башлык сайланды. 

17 ел Күләгәш авыл җирлеге белән җитәкчелек иткән Юрий Васильев лаеклы ялда булу сәбәпле, аның вәкаләтләре үз теләге белән туктатылды. Депутатлар тавыш бирү юлы белән яңа башлык сайладылар. Әлеге вазифаны авыл җирлеге Советының 6нчы бермандатлы сайлау округы депутаты Валерий Александрович НИКОЛАЕВ башкарачак.

Ул 1976 елда Байтуган авылында туган. Сарапул сәнәгать-икътисад техникумын тәмамлаган. Төрле елларда “Күләгәш“ авыл хуҗалыгы предприятиесендә икътисадчы, “Агрофирма Ак Барс–Әгерҗе“ ширкәтенең Күләгәш бүлекчәсе идарәчесе булып эшләгән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев