Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Күләгәштә клуб төзелә

Озакламый Күләгәштә республика программасы кысаларында төзелүче, клуб, ФАП, китапханәне берләштерүче яңа бина сафка басачак. Узган атнада төзелеш барышы белән район башлыгы Валерий Макаров та танышты. Биредә төзелеш эшләре февраль ахырында ук башланган инде. Илнур Мифтахиев җитәкчелегендәге "СтройГрад" ширкәте төзүчеләре - бинаны сафка бастыру көнен якынайту өчен иртә таңнан караңгы төшкәнче...

Озакламый Күләгәштә республика программасы кысаларында төзелүче, клуб, ФАП, китапханәне берләштерүче яңа бина сафка басачак.
Узган атнада төзелеш барышы белән район башлыгы Валерий Макаров та танышты. Биредә төзелеш эшләре февраль ахырында ук башланган инде. Илнур Мифтахиев җитәкчелегендәге "СтройГрад" ширкәте төзүчеләре - бинаны сафка бастыру көнен якынайту өчен иртә таңнан караңгы төшкәнче төзелештә. "Хәтта Сабантуй көннәрендә дә эшләделәр", - ди клуб мөдире Раиса Михайлова. Ул үзе дә, хезмәттәшләре Алевтина Семенова, Владимир Сарманаев белән бергәләп, көн саен төзелештә. "Төзүчеләргә ничек тә булса ярдәм итәргә тырышабыз", - диләр алар. Инде тәрәзә-ишекләр куелган, түбә эшләре дә шушы көннәрдә төгәлләнәчәк. Аннан ныклап эчке эшләргә тотынырга ниятләре. "Бу бина - Күләгәштә сафка басачак беренче шундый заманча социаль объект. Ул халыкка хезмәт күрсәтү белән бергә авылыбызга ямь дә биреп торачак", - ди авыл җирлеге башлыгы Юрий Васильев. Әйе, мондый заманча бинаның тирә-ягы да матур булырга тиеш. Шуңа Валерий Макаров белән сөйләшү барышында территорияне төзекләндерү мәсьәләсе дә күтәрелде. Юлны төзекләндерүне "Брус" җәмгыяте филиалына йөкләү турында килешенде. Ә менә бинаны койма белән әйләндереп алуны төзүчеләр үзләре башкарачак.
×××
Валерий Макаров бу көнне Күләгәш урта мәктәбендә дә булды һәм андагы проблемалар белән якыннан танышты. "Без киләчәктә авылыбызда яңа мәктәп тә төзелер дип ышанабыз. Ә бу бинаны яңа уку елына әзерләп тә куйдык инде", - ди диде мәктәп директоры Олег Третьяков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев