Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Кырынды авыл җирлеге иң беренче булып “Чиста яр буе“ акциясенә кушылды

Татарстанда Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы карары белән игълан ителгән “Чиста яр буе“ акциясенә Әгерҗе районында иң беренчеләрдән булып Кырынды авыл җирлеге кушылды.

Кырынды авыл җирлеге Советы, Мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл башлыгы Илназ Закиров җитәкчелегендә авыл буасы ярларын чистартканнар. Барлыгы 400 кило чүп җыйганнар.

  • Җәй көне буа тирәсендә халыкның өзелеп торганы юк. Кемдер су коена, балык каптыручылар да шактый була. Табигать кочагында рәхәтләнеп ял итәргә яраталар, әмма күпләр үз артларыннан чүпләрне җыймыйлар. Табигатьне шулай пычратуларына күңел әрнеде, – ди Илназ Илгизәр улы.

Хәзер кырындылылар авыл тирәсеннән агучы Иж елгасы буен чистартырга планлаштыралар. Сентябрь башында яңадан буа белән елга буйларын тәртипкә китерәчәкбез, ди авыл җитәкчесе.

Табигать сагында торучы кырындылыларга башка авыл җирлекләре дә кушылыр дигән өметтә калабыз. Өмәгә чыккач фотога төшеп редакция почтасына юлларга онытмагыз.  Электрон почта: (agr-vesti@mail.ru).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев