Кырынды авылы мәдәният йортында җылы очрашу узды
Очрашу бик тә эчтәлекле, җанга үтеп керерлек рухта үтте
15 майда, Халыкара гаилә көне уңаеннан, Кырынды авылы мәдәният йортында махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең әниләре белән җылы очрашу узды, дип хәбәр итә «Кырынды авылы мәдәният йорты».
Очрашу бик тә эчтәлекле, җанга үтеп керерлек рухта үтте. Залда йөрәкләрне тетрәндергән шигырьләр яңгырады, җырлар башкарылды, сәхнәләштерелгән күренешләр аша аналарның түземлеген, йөрәк сагышын чагылдырган мизгелләр тәкъдим ителде.
Кичә барышында гаилә кыйммәтләре, әниләрнең тормыштагы урыны, аларның балаларына булган чиксез мәхәббәте турында сөйләшүләр алып барылды.
Балаларын сагынып, алар өчен догада яшәүче әниләрнең күзләрендәге яшь — горурлык һәм өмет күз яше иде.
Очрашу изгелек, рәхмәт, ана йөрәгенең көченә соклану белән сугарылган кичә булып истә калды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев