Кырындылылар “Кызыл канәфер” акциясенә кушылдылар
Әлеге акция агымдагы елның 22 июненә кадәр дәвам итәчәк
10 апрельдә Татарстанда “Кызыл канәфер”акциясенә старт бирелде. Ул агымдагы елның 22 июненә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә «Кырынды авылы китапханәсе»
Теләге булган һәркем волонтерлардан канәфер рәвешендәге күкрәк значогы ала ала. Барлык җыелган акчалар Бөек Ватан сугышы ветераннарына, “әфганчыларга”, Төньяк Кавказ һәм башка кайнар нокталарда катнашучыларга ярдәм булып ирешәчәк.
Шулай ук концлагерь тоткыннарына, блокадалы Ленинградта яшәүчеләргә - операцияләргә, тернәкләндерүгә, протезлауга, ишетү аппаратларына, медицина караватлары, матрацлар алуга тотылачак.
Ярдәмне акчалата гына түгел, махсус тартмаларда урнашкан QR-кодлар ярдәмендә онлайн да ясарга мөмкин.
Акция барышында канәфер символы ветераннарга ихтирам билгесе генә түгел, ә кешеләрне игелекле эштә берләштерүче мөһим элемент та булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев