Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Кырындының хезмәт ветераны туган көнендә сайлау участогына килде

Бүген берьюлы өч бәйрәм, ди Альберт ага

Кырындыда яшәүче Альберт Гайнетдиновның быелгы туган көне аеруча истәлекле. 

–    Беренчедән, Рамазан аендагы беренче изге җомга көне, икенчедән, илебез Президентын сайлауларның беренче көне. Өченчедән, туган көнем, – ди Альберт ага. 

Хезмәт юлын “Сельхозхимия” берләшмәсенең Кырындыдагы бригадасында механизатор булып башлый ул. Тырышлыгын күреп, яшь ир-егетне берләшмәнең җитәкче урынбасары итеп билгелиләр. Аннан соңгы елларда да төрле җитәкче урыннарда эшләргә туры килә. Балтачта картлар йорты директоры, Кырынды авыл Советы  рәисе, “Нәүрүз” ширкәтенең Тугызбуй төбәгендә филиал җитәкчесе булып эшли. 

–    Нинди генә вазифа башкарсам да, сайлауларга һәрчак беренчеләрдән булып барам. Быел да беренче көнне үк килдем. Бу сайлаулар аеруча әһәмиятле. Башка авылдашларым да бу мөһим сәяси вакыйгадан читтә калмаслар дип ышанам, – диде  хезмәт ветераны.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев