«Наз» - игелек утравы: бердәм коллектив авыр хәлдә калучы балалар өчен гаилә җылылыгы тудыра
17 ел дәвамында Красный Бор авылында «Ласка» приюты эшли
17 ел Красный Бор авылында “Наз” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют” Дәүләт казна оешмасы эшли. Анда төрле дәрәҗәдәге хезмәткәрләр һәм белгечләрнең бердәм һәм тату коллективы хезмәт куя, аларны балаларга карата булган мәхәббәт берләштерә.
Бер чылбыр буыннары буларак, алар уртак эш башкаралар - учреждениедә авыр хәлгә тарыган балалар өчен күңел җылысы, игелеклелек, өй атмосферасы һәм психологик иминлек тудыралар. Балаларга якты, бәхетле балачакны кайтарырга һәм иртәгесе көнгә ышаныч белән карарга ярдәм итәләр. Намуслы хезмәтләре өчен әлеге коллектив күп тапкырлар югары бәягә, бүләкләргә ирешкәннәр, ярдәмгә мохтаҗ балаларның әти-әниләреннән рәхмәт сүзләре ишеткәннәр.
Социаль хезмәткәрләр көне алдыннан шәфкать туташы Татьяна Николаевна һәм тәрбияче Эльвира Робиковна Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Рәхмәт хатларын алдылар.
Административ-хуҗалык бүлеге директоры урынбасары Резидә Рафаиловна, склад мөдире Елена Юрьевна, тәрбиячеләре Елена Александровна һәм Ләйсән Фәхрахмановна, вахтёр Галина Владимировна, пешекче ярдәмчесе Надежда Ананьевна район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев