Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Ленар Нургаянов: Һәркайсыгыз белән горурланабыз

Хәрбиләр белән очрашулар дәвам итә

Район башлыгы Ленар Нургаяновның махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбыз белән очрашулар уздыруы матур традициягә әверелде. “Алар махсус хәрби операция зонасындагы хәлне һәм ихтыяҗларны белергә ярдәм итү белән бергә илебез сагына басучыларга хөрмәт билгесе дә булып тора”, – ди район җитәкчесе. 

Күптән түгел ул кыска сроклы ялга кайткан Игорь белән очрашты. Башкалары кебек үк, сөйләшү җылы мохиттә, чәй табыны артында узды. Якташыбыз ничек хезмәт итүе, махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайтканда хатынының, балаларының сөенеп каршы алулары турында сөйләде. 

Игорь хәрби хезмәткә мобилизация игълан ителүнең беренче көннәрендә үк киткән. Чечняда да хезмәт иткән хәрби буларак, якташыбызның бай тәҗрибәсе бар. Чын-ир-егет һәм сакчы бүгенге көндә Ватанына лаеклы хезмәт итә. 

–    Илебезне сакларга тиешлегемә һич кенә дә икеләнмәдем, – ди ул. 

Ленар Фәрит улы аны һәм гаиләсен нинди проблемалар борчуы белән кызыксынды. Акчалата түләүләр, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә тәгаенләнгән ярдәм, көнкүреш шартлары, матди-техник яктан тәэмин ителеш турында фикер алыштылар. 

Хәрби хезмәте турында  сөйләгәндә, Игорь күрсәтелгән ярдәм өчен район хакимиятенә, райондашларга олы рәхмәтен белдерде. 

–    Балалардан хатлар алу аеруча күңелле. Без аларны укып кына калмыйбыз, кадерләп саклыйбыз да. Үзебез көнкүреш шартларын булдырдык, бертуганнар кебек, бер гаиләдәй яшибез, – дип сөйләде ул.

Очрашу ахырында Ленар Фәрит улы, якташыбызга актив гражданлык позициясе һәм Ватаныбызга лаеклы хезмәт итүе өчен олы рәхмәтен җиткереп, уңышлар һәм җиңү белән туган ягыбызга исән-имин әйләнеп кайтуын теләде. 

–    Мондый очрашулар узган саен Әгерҗе җиренең лаеклы уллар үстергәненә ныграк инана барам, – дип ассызыклады район башлыгы. – Кыю, ватанпәрвәр ил сакчылары тәрбияләгән әти-әниләргә зур рәхмәт. Безнең хәрбиләр үзләре алдына куелган бурычларны лаеклы үтиләр. Без аларның һәркайсы белән горурланабыз!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев