Ленар Нургаянов ветеран Валентина Титованың хәлен белеште
Ветеран кунакларга үзенең гаилә тарихын сөйләде
11 апрель - Халыкара фашист концлагерьларыннан тоткыннарны азат итү көне буларак билгеләп үтелә. Бу көнне Әгерҗе районы башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Нургаянов, халыкны социаль яклау бүлеге башлыгы Альмира Зарипова һәм “Өмет“ халыкка социаль ярдәм үзәге директоры Ольга Еремина районыбызда бердәнбер концлагерь тоткыны Валентина Титова янына барып хәлен белеште.
Ветеран кунакларга үзенең гаилә тарихын сөйләде, аларның ничек әсирлеккә эләккәннәре, ничек исән калганнары һәм сугыштан соңгы чорда ничек яшәгәннәре белән уртаклашты.
Валентина Александровнага сәламәтлек, озын гомер һәм тыныч күк йөзе теләп, Ленар Фарит улы ветеранга истәлекле бүләк һәм чәчәкләр тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев